Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 12

СКАЧАТЬ өйләренә сыймас идедер, билләһи газим!

      Ә менә, бер язганымча, бу аксакал әдибебез-остазыбызны үзебезнең академигыбыз да итә алыр идек бугай. Вакыт санаганны ярата ич… Дөнья әдәбиятының, сәнгатенең, кешеләр иманын яктырткан үрнәкләре ияләренә академик исеме бирү һич тә бүген генә күктән иңгән нәрсә түгел, мисаллары бихисап.

      Мәгърур милләтебезнең иң олы, гадел бизмәне Тукай, дибез икән, моңа турылыклы төстә, әдибебезнең язганнарын шул исемдәге бүләк белән үлчәү дә олы гамәл, гадел фигыль булыр иде. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның намус белән үтә торган гомерләре бар.

      Хактыр: Г. Тукай исемендәге бүләккә лаеклылар байтак инде ул байтагын. Ә халык язучысы Гомәр ага Бәширов – шундыйларның да шундый иң гакыллы асылы.

      Тәмле сулы чишмәләребез кебек үк.

16 апрель, 1996

      МӘҢГЕЛЕК МИЗГЕЛ

      Бала чагымдагыча таган атынырга теләгәндәй, вакыт-вакыт атлыгыплар торып авылыма кайткан чакларымда өебезнең киң такталы түшәмендәге бер тимер ыргакка күзем төшми калмый. Кайвакытны аңа текәлеп-текәлеп, күз керфекләрем талганчы карап торганым бар. Бу – безнең чыбылдыклы бишегебез эленеп торган ыргак. Менә шунда әти-әни үз гомерләрендә тугыз бала тибрәткән. Шуның кебек, татар әдәбиятының меңьеллык гөмбәзенә уем-фикерем белән караган чагында, шундый тимер ыргак урынында Гомәр ага Бәшировны күз алдыма китерәм. Шунда, шул бишектә сабый Гомәр сак кына ятадыр, мин чәйнәп биргән ипи имезлеген имәдер сыман. Шул мәлдә: «Бу балада өмет бар, бар!» – дип уйлыймындыр шикелле. Халык бишегеннән егылып төшмәгәнең сурәтендә һәр бирмеш мизгелеңнең мәңгелеккә әйләнүе ихтимал. Әгәр дә шул мәңгелегеңне язучылык атлы Сират күпере аша уздыра алсаң. Ә каршыдагы Кораеш еланнар егълаганнарны кабул кылмас. Аннан фәкать җырлаганнар гына үтә. Гомәр Бәширов ишеләр генә.

      Кызык инде бу дөнья: әле генә бу гасыр иде, инде менә ул теге гасыр, имеш. Кызык инде бу дөнья: ничек итеп кичә генә бергә-бергә аралашкан кешеләрне, язучыларны, җырчыларны узган гасырда яшәгәннәр димәк кирәк. Нишлисең бит: татар әйткәндәй, ач күзеңне – дөнья бу!

      Җәй. 1975 елның 18 июнь көне. Кич. Гомәр ага Бәширов белән безнең күмәк фатирыбызда сөйләшеп утырмышыбыз. Ул көнне мине – япь-яшь бер ир-егетне СССР Язучылар союзына кабул кылганнар иде. Дистә ярымлап әдип белән мин малай «Чулпан» ресторанында беркавым чәйләп-мәйләп утырганнан соң да Гомәр ага – миннән җиде дистәдән артык өлкән кеше, халкыбызның атаклы язучысы белән фәкыйрь, әмма матур фатирыбызга кайтып төш, имеш. Бактың исә, бу аның өчен һичнинди көтелмәгән хәл булмаган, моның ише фатирларны ул заманында Сират күпереннән үткән шикелле генә кичкән икән. Безгә (хатын белән инде) уңайсыз да булып киткән кебек иде. Ә ул исә – Гомәр Бәширов үзенең сайланма әсәрләреннән булган «Туган ягым – яшел бишек» дигән китабына болай дип язып куйды да укып та бирде: «Төнлә белән бераз кәефле килеш әдәпсез рәвештә өегезгә килеп кергән тәрбиясез кешедән якты чырайлы, көләч чәһрәле хуҗабикә Фәридәгә СКАЧАТЬ