Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 16

СКАЧАТЬ табаныннан йөрәгем аша гөрләп узгандыр шикелле тоелды.

      Хәер, Сибгат аганың яраларны җөйләрдәй гамәлләре гомер бакый сулык-сулык тибеп торгандыр ул.

      «Әхәтнең кайгысын уртаклашам. Газетада күрдем. «Лит. Россия» хикәясен басты, повесте «Казан утлары»нда чыккан, пьеса бара, иҗат бара. Күңеле төшмәсен.

С. Х.31/Х.77».

      Әниебез вафатын Трускавецта укып белеп, Шамил Маннаповка язган хаты аша йөрәгем, җаным җәрәхәтен шулай җөйләп төзәткән.

      Гадилеге белән бөек шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән бик акыллы, фәлсәфи шигыре бар. Заманында ошбу әсәрне бәгъзеләребезгә ихластан үрнәк сурәтендә кабул кылган идек. Ни ди әле? Искә төшерик:

      Казан әле, Казан уянмаган.

      Яфрак белән яфрак серләшә.

      Йөрим таңда Ленин урамында,

      Күңелем Ленин белән сөйләшә.

      Әлеге шигырьне бүген инкяр итүчеләр дә бар. Янәмәсе, Сибгат Ленин белән сөйләшкән дә серләшкән. Ә югыйсә хикмәт шагыйрьнең үзендәге җан җәрәхәтен һич тә Ленинга бәйләтергә ымсынуында түгел бит. Аның уе әнә нидә ич. «Казан әле, Казан уянмаган». Йоклый. Шагыйрь генә уяу. Йоклыйлар. Яфрак белән яфрак кына сөйләшә. Ялгыз шагыйрь йокысыннан уянмаган Казанда сердәшләр эзли. Тик телсез яфраклар гына сөйләшә. Шагыйрь генә аңлардай телдә. Шуңа күрә ул таңда (таң көтеп) күңелендә Ленин белән сөйләшә.

      Бөтен хикмәт шунда ни хакында?

      Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,

      Салкын җилләр әгәр тимәсә…

      Кайсы чәчәкләр? Татар халкының угыл, кызлары түгелме икән? Нинди җилләр? Шагыйрь яшәгән мохитнең «салкын» җилләр икәнлеге бөрештерердәй бәреп тормыймыни?

      Без узарга тиеш, әй, юллар бар,

      Зур эшләргә чакырып ил дәшә.

      Бүген әйткән шикелле бит. Без үзебез узасы юлга аяк бастык сыман. Шуңа безне ил – Татар Иле дәшә.

      Шагыйрь шул рәвешчә әйтеп калдырган. Аның күңеле шуңа күрә Ленин белән сөйләшә дә. Шагыйрь күңеле исә тиктомалдан сөйләшми. Ул дәшә. Бәхәсләшә. Даулый. Яшереп, шигырь юлларын цензор сызмасын өчен яшереп. Ә халыкның һәрнәрсәне үз акылы белән эзләп табасына ышанган хәлдә яшереп. Юри-мүри генә шикелле итеп. Безнең капчыкта ятмаганын мутларча белеп.

      Сибгат Хәкимнең күңеле Ленин белән моннан нәкъ дүрт дистә ел элгәре сөйләшкән – 1959 елда. Ә 1975 елда ул инде үз заманында һичкем игътибар итмәгән дүрт юллы бер шигырен язган:

      Карпат итәгендә, Трускавецта

      Әйләнәм дә киләм Адам Мицкевичка.

      Басса сусыным – эчсәм чыңлап аккан

      Шул азатлык дигән чыганактан.

      Бу – көз ае. Трускавецтагы «Нафтуся» дигән җир асты суын (татарлар аны «Мәфтуха» дип йөртте) ул байтак эчте. Адам Мицкевич (1798–1835) – поляк шагыйре, милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе: украиннарның Тарас Шевченкосы (С. Хәким йөргән «Каштан» ашханәсе каршында һәйкәле тора), русларның Александр Пушкины, татарларның Габдулла Тукае инде. Шушы Мицкевич һәйкәле тарафында Сибгат ага Хәким үзенең СКАЧАТЬ