Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 13

СКАЧАТЬ саф әхлаклы ата-бабаларыбызның тумышларыннан алып гүрләренә чаклы ничек, нинди ваем, гамь белән яшәүләре, үзләренең мәңгелектән мәңгелеккәчә өзелмәс, югалмас юлларында ни кичкәннәре, кичәселәре шушы әсәрдә маяклы юл кебек сузылган да яткан инде ул. Шуннан соң Гомәр Бәширов киләчәгебезне кайгыртып, шуның хакына җан яшьләрен түккән шикелле итеп, «Җидегән чишмә» дигән ике китаплы романын язмаса да булыр иде. Тик әдип язмыйча нишләсен соң? Аның гомере – халыкның киләчәк яшәве ич. Шуның хакына шушы өметләрен, ышанычын ахырынача җиткереп бетерер өчен олуг әдип Гомәр Бәширов тикмәгә генә 98 яшен яшәп, безнең бу XXI гасырга күчүне кирәк санамагандыр да. Ул нәкъ үз вакытында дөньяга килгәне кебек, ошбу дөньядан бакыйлыкка нәкъ үз вакытында күчә дә белде. Аның җәсәде куелган Г. Ка- мал исемендәге театр бинасы алдында бер төркем язучылар сөйләшеп торган идек. Шунда шагыйрь Мансур Шиһапов: «Әй, берәр доктор куеп, Гомәр абыйны йөз яшенә хәтле яшәтәсе авыр булды микәнни?» – дип куйды. Гариф абый Ахунов, аның сүзен җөпләп: «Әйе шул, хөкүмәткә ни торган булыр иде инде ул?» – дип җавап бирде. Ә мин шунда, тормышның ачысын-төчесен татыган шушы кешеләр арасында: «Гөнаһ булыр иде. Аллаһы Тәгалә кодрәтенә каршы бару – гөнаһ», – дидем.

      Әйе инде, әйе: ишектән кергәнсең икән, шул ук ишектән чыга да белергә кирәк. Гомер кичү менә шул инде ул. Аны тартып-сузып булмый. Иң мөһиме – ничек яшисең бит, кемгә нинди игелек кыласың да үзеңнән соң нинди маяк калдырасың. Әгәр дә инде, ни аяныч ки, узган XX гасырда татар халкы, аның киләчәге өчен иң зур гамәл кылганнарны саный китсәң, менә хәзер – Гомәр Бәшировның ошбу дөньяга килүенә 100 ел тулган көннәрдә иң әүвәл аның онытылмас исемен атыйсы килә. Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфан, Хәким, Урманче, Сара Садыйкова, Яхин, Барудилар белән беррәттән.

      «Әнә шул еракта балкыган якты нур безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора иде». Бу сүзләр – Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» романының соңгылары. Инде менә ул үзе дә, нәкъ шушылайча итеп, безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора.

12 гыйнвар, 2001

      КҮҢЕЛЕНДӘ ИЯРЛӘНМӘГӘН АТ ИДЕ

      Сарман төбәге. 1984 ел. Гыйнвар. Авыл. Төн. Сүз.

      – Нигә йокламыйсың инде, морза?

      – Ә үзең, казый?

      – Йомшак. Шул ирек бирми.

      – Идәнгә төшеп ят.

      – Килешмәс.

      – Алайса, әйдә, тор, сөйләшеп керик.

      – Ут кабызгычларын беләсеңме?

      – Миңа төнлә ут кирәк түгел, Әмирхан абый.

      – Дөрес әйтәсең. Ай бар ич.

      Чыктык, сөйләштек, кердек, яттык.

      Бу авыл өе иде. Бәлешләре ашалган, чәй эчелгән.

      – Әмирхан абый, – дидем, – табынга әллә нәрсәләр килде. Син бөтенесен чемченеп авыз иттең.

      – Онытмаска ул, онытмаска… Казанга кайткач, үкенмәслек булсын, СКАЧАТЬ