Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 18

СКАЧАТЬ Кояш чыгышы мизгелендә һәр мәчетебездән күмәк азан әйтелгәндә, мең мәкамнең берсен аның Габбас хәзрәте әйтәдер шикелле.

      Арча төбәгендәге Өчиле авылында дөнья күргән бәп-бәләкәй Гарифҗан, шулай татар халкын биш кыйтгага таныткан тургайдай, каләм ияләренең сандугачы була белде.

      Дөнья тәмам тарайган мәл иде. Ә ул исә мәгърур фанилыгыннан тыйнак бакыйлыгына барышлый һәммәбезнең күзен ачып китте.

      Гарифҗан Ахунҗан улы Ахуновның җәсәде кичә үзе туып үскән ягында – Арча зиратына бертуган апасы белән янәшә җирләнде.

4 июнь, 2000

      ПӘЙГАМБӘР АБЫЕБЫЗ

      Ничектер бервакыт мин аны – Мөхәммәт абый Мәһдиевне – «Пәйгамбәр абый» дип атаган идем. Пәйгамбәребез дә Мөхәммәт атлы бит, ул да – Мәһди. Менә шуннан килеп чыккандыр инде. Әлегечә атау аңа ошады – шулай дигәндә һәрчак моңсу гына елмаеп куя торган иде.

      Ни аяныч, Пәйгамбәрләр якты дөньядан иртә китә. Тик алар һәрвакыт үзләре юл күрсәткән, хезмәт иткән адәми затлар белән кала, мәңгелектә кала. Мөхәммәт абыйның үзенчә әйткәндә, «кеше китә – җыры кала».

      Инде менә ул да китте. Юк, китмәде, моңа ышанып җитеп булмас шикелле, моңа ияләшеп, күнегеп булмас, ул юксындырыр, тәмам җирсетер әле. Үзе, сүзе, яшәвенең мәгънәсе белән, какшамас иманы, җылы бөркеп торган, тынычландыра торган көндәлек үрнәге белән.

      Июньнең 14 нче көне – чәршәмбе көне иде. Мөхәммәт абыйның җеназасы куелган машина, аны дөньяга китергән туган авылы Гөберчәккә кадәр озатып баручы матәм олавының эзләре суынырга өлгердеме, юкмы икән, Казан күгенең күз керфекләре йомылды: нәкъ Арча ягыннан күтәрелгән кучкыл болытлардан, шыбыр-шыбыр килеп, эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Ул да түгел, төнге 12 ләр тирәсендә күк йөзе тагын да шул Арча тарафларында яшьнәгән яшеннәр балкышы белән тулды. Адәм баласының вафаты, җирләнгәне соңында яңгырмы, кармы явуын кешенең изгеләрчә яшәвенә юрыйлар.

      Вафаты хакында хәбәр иртән генә билгеле булуга карамастан, Татарстан хөкүмәте вәкилләре – Ренат Харис, Илгиз Хәйруллин, Марсель Таишев, Ислам Әхмәтҗанов, әдәбият-сәнгать әһелләре, аның күп санлы шәкертләре, әсәрләрен укучы хезмәт ияләре ул яшәгән яңа йорт янына җыелды. Йөзләрдә – матәм уе, күзләрдә кайгы төсмере. Бер-беребезгә сак кына кул бирештек, тыйнак кына хәбәрләштек, сөйләштек.

      Әнә аның хатыны Лилия ханым, кызы Гәүһәр, улы Искәндәр. Әнә аксакал әдипләребез, чын мәгънәсендә халкыбыз язучылары Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, дуслары, шәкертләре…

      Ә аны инде Арча ягы – туган авылы Гөберчәк, укыткан авылы Казанбаш, туганнары, район хакимияте вәкилләре, дуслары көтә. Зиратта үзе билгеләп куйган мәңгелек йорты урыны… Ә бакчалары башына үзе утырткан сирень, миләш куаклары, имән, өрәңге агачлары аның назлы карашын, игелекле кулларын тоймас инде. Тик озын-озак итеп чәчәк атарлар, җимешләрен бирерләр әле. Ул, башын горур тотып, минем Васильеводагы бакчам сукмагына да төшмәс инде, йортыбызда дөнья хикмәтләрен сөйләмәс.

      Аның каруы җир йөзендә ул су эчкән чишмәләр, ул йөзгән диңгезләр, ул буйлаган шәһәрләр, илләр, ул яраткан СКАЧАТЬ