Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 11

СКАЧАТЬ шушы хис-тойгы дөньяга китерә, аның имезлеге шушы, бишеге шул, шуның хакына ул тәпи атлап китә, яши һәм үлә.

      Моны раслар өчен язучыга гомер җитәме икән? Җитә дә, җитми дә. Дөньяга килгәненә үкенә икән – җитә. Үкенмәслек итеп яшәгән һәм яши икән – җитми.

      Минемчә, бүген иң җитмәгән нәрсә гомер түгел, ә Намус. Гомәр ага Бәширов гомере буена дәгъва итеп килгән Намус.

1991

      ЧИШМӘ

      Авылыбыз Олы Әшнәктә дистәләгән чишмә бар. Күбесе инеш буенда инде. Иң атаклылары – бакча башыбыздагы чокыр төбендәге Шири чишмәсе белән бездән теге очтагы Урсай чишмәсе. Авылыбыз кешеләрен хан заманнарыннан бирле сугарып килгәннәре шулары. Урамнар, очлар буенча сузып, ике мәртәбә артезиан суы да җибәреп карадылар. Торбалары шунда – җир астында калды. Ә шул ике чишмәдән халык бизмәде, бизмәс. Челлә дими, яңгыр дими, кар дими, чиләк-көянтә асып та, арбага салып та суны әлеге ике чишмәдән ташыйлар. Гомер бакый шулай булырдыр, күрәсең. Чөнки аларның суы йөрәк талдырмый.

      Бу ике изге чишмәдән кала мин истә тотып, хәзер дә онытмаганнары, әле дә чыгып ятканнары тагын күпме: Әтәч Гыйльметдиннәр чишмәсе, Зират асты чишмәсе, Таш чишмә, Бирге чыгыш, Аргы чыгыш, Ярми чыгышы, Лашман, Атау эче, Кәрәкә Күле чишмәләре – санап бетермәле түгел. Боларының суы туры килгәндә ташларына тезләнеп, таянып эчелә торган иде. Кайберләренең суын әле дә мунчаларга йә кер юарга ташыйлар.

      Әйткәнемчә, халыкны сугарып торганнары шул икәве генә – Шири чишмәсе дә, Урсай чишмәсе. Боларының йөрәге мәңгелектән мәңгелеккә тибә, ташлары кипмәс, үзләре гомер бакый ургып торыр.

      Сигез йөз еллык авылыбызның, шушы исеме, исемсез чишмәләре шикелле үк, безнең таралган, сибелгән, чәчелгән, тик мәңгелек болгар-татар халкының да җанын-тәнен, тереклек итүен, рухын сугарып торган илаһи чишмәләр күп. Болар – мең еллык әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләре, йөз мең җырыбызның билгесез ияләредер. Кол Галидән башлап Гомәр Бәшировкача. Шушы икәве нилектәндер миңа авылыбыздагы әлеге ике чишмәне хәтерләтә сыман. Дәлиле – авылыбыздан Сарманның игелекле бер заты булган Дамир Гарифуллин табып киткән «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы да күңелемдә йөрткән Гомәр Бәширов иҗатыдыр. Ә кайдадыр, бәгырь кебек, Габдулла Тукай тора. Кол Гали ул – гакыл иңләмәстәй иксез-чиксез Галәмдер; Тукай – ул инде Казык йолдыз, ә Гомәр Бәширов – Җидегән йолдыз. Боларны, Киек Каз Юлы шикелле итеп, Кешелек тарихы, Кешелек язмышы, татар рухы бәйли.

      Җидегән йолдыз – Гомәр Бәширов, җидегән чишмә…

      Әнә ничек бәйләнгән бит ул. Нык. Аерылгысыз.

      Гомәр ага Бәширов ул – гасыр; ул – тере рух, рухның терелеге: ул –буыннар белән җаннар кендеге; ул – буыннар белән буыннар арасын тоташтырган әлеге дә баягы Киек Каз Юлы. Моның шулай икәнлеген бүген күреп, белеп торуы – үзе бер язмыштыр. Шул язмыштан узмыш булмавы белән генә дә хәзерге татар кешеләре, ә, гомумән, барча төрки кавеме бәхетледер. Тулы бер гасыр диярлек яшьтәге язучысы булган халык Җир СКАЧАТЬ