Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 19

СКАЧАТЬ дөньясын тылсымлы әкиятләр аша ачып бирү, хатын-кыз иреге өчен сугышу, өзлексез алга омтылган тирән акыл…

      Тукайны мин шулай аңлыйм.

      – Бик рәхмәт мондый бәягезгә. Инде килеп, Сез, Гариф абый, 20 серияле Тукай фильмында сценарист буларак катнашасыз дип ишетеп киләбез. Ул фильмның хәле ничек? Анда Тукай язмышына бәйле яңалыклар бармы?

      – Иң әүвәл ни өчен мин бу фильмда сценарист буларак катнашам? Шул сорауга җавап биреп китәсем килә. Минем әсәр буенча «Габбас хәзрәт» фильмын талантлы актёр һәм режиссёр Әхтәм Зарипов эшләде. Зирәк акыллы, хыялга бай бу иҗатчы минем күңелемә хуш килә. Миңа аның принципиальлеге, дөньяны үзенчә күрә белүе ошый. Зарипов миңа Тукай фильмында сценарист буларак катнашырга тәкъдим итте, мин бик теләп риза булдым.

      – Гариф абый, сценарист буларак, Сезнең фильмда катнашуыгыз ни дәрәҗәдә?

      – Әхтәм Зарипов белән бергәләп без фильмның җиде сериясенә сценарий яздык. Ул «Каргышлы балачак» дип атала. Тукай туганнан башлап кына түгел, аның әтисе Мөхәммәтгарифның шәкерт чагыннан ук башладык эшне. Бу дәвердә Казан артында тормыш бик тә фаҗигале, татар халкын көчләп чукындырырга азаплану, баш күтәрүләр, чуалышлар, халык хәрәкәтен кан коюлар аша бастырулар, патша сатрапларының җәбер-золымы белән тулып тора. Тоталитар система заманында боларны күрсәтү тыела иде, үзгәртеп кору заманында үз фикереңне халыкка җиткерергә мөмкинлек бирелде.

      – Әхтәм Зарипов белән Сездән башка тагын кемнәр сценарий язуда катнашты? Гомумән, киносценарий язу роман язудан кыенракмы, ансатракмы?

      – Сорауның икенче өлешенә шундук җавап бирәм: иҗат эше – гомумән, авыр эш. Биредә, табигать биргән сәләттән тыш, синең, Әхәт каләмдәш, үзеңә дә мәгълүм, зур җаваплылык тоеп эшләү, бөтен барлыгыңны шул сәнгатькә багышлау таләп ителә. Ә киносценарий язуга килгәндә, татар әдипләре өчен ул – чамадан тыш авыр хезмәт. Пьесада диалог кына бара. Персонажларның сөйләү алымнарына, фикер йөртүләренә карап, режиссёр һәм актёр геройларның характерын билгели. Романда автор үз геройларының холкын аларның сөйләү рәвешләре белән дә, портретлары белән дә, уңай яки тискәре персонажга турыдан-туры бәя бирүе белән дә ача килә. Киносценарий, пьеса жанрыннан үзгә буларак, авторның нинди тональность – нәфислек яки кырыслык, кискенлек яки салмаклык, изгелек яки явызлык салуына бәйле. Киносценарийны укыган чакта ук инде режиссёр авторның нәрсә теләвен, кемгә мәрхәмәтле, кемгә мәрхәмәтсез булуын күрә ала. Әмма ул мәрхәмәтлелек геройның зур булып тууы, әлбәттә, әдипнең талант дәрәҗәсенә бәйле.

      Тукай фильмында Әхтәм белән миннән башка Туфан Миң- нуллин, Ризван Хәмид катнаша. Берсе аның – Туфан Миңнуллинны әйтәм – мәшһүр драматург, икенчесе – Ризван Хәмид – шулай ук талант иясе. Алар иҗат иткән әсәрләрнең моңарчы уңышсызлыкка очраганы булмады әле. Бу юлы да, шөкер, үзләрен акларлар.

      – Тукай фильмы тулаем кайчан тәмамлана?

      – Анысын режиссёр Зарипов белә дә, Татарстан телевидениесе әйтә ала. Минем аңлавымча, фильмның СКАЧАТЬ