Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 10

СКАЧАТЬ кеше, басып торган җиреннән кузгалмыйча:

      – Исән-сау гына торасыңмы соң, Нәфисә сеңлем? – диде.

      – Ару гына әле, Аллага шөкер, – дип җавап кайтарды карчык һәм йөрәге чәнчеп алгандагыча тын гына «Аһ!» дип куйды. – Бакчи, син түгелме соң бу, Гомәр абый?

      – Мин идем шул әле, Нәфисә сеңлем. Синең белән иркенләп бер сөйләшәсем килгән иде бит әле…

      Язучының үз китабындагы кешеләр белән шушындыйрак очрашулары вакыт-вакыт булып торадыр шикелле. Әлбәттә, җаннарының әллә нинди тирәнлекләрендә, әллә нинди киңлекләрендә.

      Шулай икән, кемнәр соң ул бүген кичәге Нәфисәләр, Хәйдәрләр? Моны белер өчен авыл һәм шәһәргә бер караш ташлау җитә. Барысы да шунда алар.

      Әйтик, Нәфисә. Бүген ул таң күзе белән йокысыннан уяныр иде дә, салкынайган өендә тиз генә җылы киемнәрен киенеп, урын-җирен җыештырып куйгач, абзардан утын алып керер, миченә ягып җибәрер, самоварын тергезер, үзенә – аш, кош-кортына изеп бирер өчен бәрәңге пешерү хәстәрен күрер, ике баш сарыгы, бер баш сыерына печән салыр, шул арада сыерын савып алыр – кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшен эшләп бетергәч, корышкан учына биш сум акчасын кысып, кибеткә ипи чиратына барып басар иде.

      Әллә улы, әллә кызы йә килене вә кияве, шуларга өстәп, онык- лары рәхәтендә торыр иде микән? Һәрхәлдә, мин Нәфисәне, шулай, бүген дә исән-сау, фани дөнья мәшәкатьләренә чумган, иртә-кичләрен белгән догаларын укыган, вакыты җиткәч, ураза тоткан җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге мөлаем йә кырыс татар карчыгы итеп күз алдына китерәм. Авылда ялгыз башы яшәсә, аның йорт-җире шактый таушалган, иңгән, күңелдә кызгану, жәлләү, шулай яшәргә дучар ителгәннәренә карата нәфрәт, гарьләнү хисе уятырдай булыр иде. Инде туган-тумачасы кадер-хөрмәтендә торган шәттә дә яшьлегендә Ватан, халык мәнфәгате хакына җанын аямый яшәгән Нәфисә һәм аның ишеләрнең картлыгы социализмның котсыз читлегендә тарсынып үтәр иде. Чөнки, гәрчә, әйтик, аларны шактый гына тук тормыш сөреп ята дип уйласак та, ишегалларына кердең исә, язын-көзен тездән пычрак, кышын җәяүләп кенә йөрерлек тар сукмак, ашар-эчәрләренә талон, хуҗалык товарлары алыйм дисәләр, авыллары белән җыйналышып, шау-гөр килеп, тавыш-гауга күтәреп, лотерея уйнау, мал-туар асрарлык печән-мазар, салам теләсәң, һаман да шул бетмәс-төкәнмәс рәисләр алдында бил бөгүләр… Заманында синең ил өчен бил баглап эшләүләрең күптән онытылган, сине санлаучылар, фидакярлегеңне исләрендә тотучылар юк дәрәҗәсендә. Нидер сорасаң яки хокукыңны кайгырта башласаң, тыңламасалар, гозереңне аяк астына салып таптаганга гарьләнүне белдерсәң, «Син кем әле, причём монда мин, панимаешь!» дип кенә җибәрәләр. Соң, җибәрсәләр җибәрсеннәр инде! Моңа Нәфисәнең атасы Гомәр ага Бәширов бүген ни әйтсен соң, бу оятсыз төстә явызланган дөньяны ничек төзәтеп бетерсен? Моңарчы әйткәннәре җитмәгәнмени? Заманында ничек кенә әйткән инде ул! Караңгы заманның котырынган чорында аның «Намус» романына Сталин премиясе бирелгән икән, моннан бүген ниндидер хилафлык эзләүчеләр шактый гына ялгышалар.

      Гомәр СКАЧАТЬ