Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 14

СКАЧАТЬ иде дә, торып, мин ул кызга каршы бара, аны таба идем! Халык кызы Ак әби… – «Юк, тормыш болай булырга тиеш түгел!» – дим дә аны терелтәм, аның сандык тулы истәлекле әйберләрен инкыйразда, әлмисакта гына күрәсем килми. Килми!

      Ә мин берәү генә түгел. Әмирхан ага Еники миндәй меңләгән, миллионлаган укучыны дулкынландыра, борчыта, уйландыра, хәрәкәткә әйди. Моңа ирешкән каләм иясен без яхшы язучы дип кенә түгел, ә бәлки мәңгелек остаз, дибез.

      Әмирхан аганың һәр сүзе, һәр җөмләсе, һәр әсәре, чәчәк-үләннәрнең сут белән тулып торганы кебек, якты, зур максат белән сугарылган. Ул бәян иткән әдәби тормыш эчендә, төннән соң кояшның һичшиксез калкасына ныклы ышанычка охшап, тагын бер тормыш – безнең күңел гел омтылып торган матур, бәхетле тормыш та балкый. Безне яшәү юлы буенча алып барасы мәсләгебезнең бер маягы олы җанлы Әмирхан Еники иҗаты булыр, һичшиксез! Чөнки безнең киләчәк максатыбыз хисләре белән ул бүген яши. Безнең йөрәкләребездәге ялкынлы максатлар, Сабан туенда беренче килергә ашкынып торган ат сыман, Әмирхан ага Еникинең сулмас-саргаймас иҗат болынында йөри. Маңгайларыбызга шул болын төсендәге яшел яулыкны төреп урыйк та иярлик әле атны, аннары – мәйданга! Тормыш мәйданына! Күңелләребездә һәрчак иярле ат ятсын әле! Әмирхан ага теләгәнчә.

      – Бер генә сәгатькә, – дип әйтербездер әле әйтүен. Әгәр дә Әмирхан морза «Килегез» дип чакырса, барырбыз, барырбыз, барырбыз.

      Ни комсомол, ни коммунист. Фәкать Еники генә. Әмирхан. Морза. Мәңгелеккә. Бер генә сәгатькә булса да Ак әбиләребез рәшәдә чалымланып торганчы.

      Күрәсезме, рухыбыз чәчәк аткан болында тышауланмаган бер аргамак йөри. Әмирхан аргамагы. Безнеке. Татарныкы. Аңа ыңгырчак кидерә күрмәгез. Камытын шәп тарткан ат алтын ыңгырчакны сөйми. Көмеш тәңкәле эшлияне дә. Еникиле халыкның үз өммәтен, ниятен, дугасын, кыңгыравын Җир шарына Салават күпере сурәтендә салыр да куяр әле.

18 февраль, 2000

      УЙЛАРЫНДА ЯШӘҮ ДИСБЕСЕ

      (Татар халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники белән әңгәмә)

      Мәңге бәйге тота акыл белән акыл:

      йә Иманыңа кайт, йә шайтанга сатыл.

      Ничек сатыласың?! – алда – бөек Гамәл;

      хаклык өчен ташка башны орырлык мәл.

      Яшәве хозурдыр чын Адәм саналсаң.

      Тик Халык дәвалый җаныңа кан сауса.

      Хурлама читләрне, ә үзеңне – макта.

      Шулай дип өн салсын кабреңдәге такта…

Әхәт Гаффар

      Халкыбызның үз, якын, сөекле, яраткан әдипләре, заманыбызның мактаулы, шөһрәтле, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов һәм Әмирхан ага Еники белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булган әңгәмә, сүз кору, гәпләшү җайлы гына башланып, ипле генә төгәлләнде. Үз гайрәтен белеп аккан елга шундый. Әлеге язучыларга бирелгән сорауларны, җавапларыннан, сүзләре эчтәлегеннән аңлашылып торганга күрә, төшереп калдыруны мәгъкуль күрдем.

      Әмирхан Еники. Соңгы вакытта тугандаш, ут күршеләр булган татар һам башкорт халыклары арасында СКАЧАТЬ