Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 9

СКАЧАТЬ батыр тагын? – ди әлеге малай. – Нәрсә, күз төбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагын берәү кирәкме? Мурзаев абыең ипи шүрлегеңә дә менеп төшәр, күп сорамас!

      «Мин моңа уйлап-нитеп, әзерләнеп торырга вакыт калдырмадым, – дип искә ала Азат Сәйдәшев, – үзен Мурзаев дип күкрәк төйгән бу малай актыгы миннән гәүдәлерәк иде, ихтимал, көчлерәк тә булгандыр. Мин, чак кына иелә төшеп, уң аягымны утыргычка терәп, башым белән аның күкрәк турысына кадалдым… Мурзаев каршы яктагы утыргычка капланып төште, арт чүмече белән стенага бәрелде, ә мин аңа менеп тә атландым».

      – Биреләсеңме? – ди Азат хуҗа булырга яратучы малайга, тавышын булдыра алган кадәр усалландырып.

      Тегесе хырылдый гына.

      – Биреләсеңме?

      – Җибәр…

      – Ну?

      – Биреләм…

      – Абый дип әйт!

      Арттан Айдар тавышы ишетелә:

      – Абыкаччаем дип әйтсен!

      «Илбасарны» шулай тәмам хурлыкка төшергәч кенә, купега надзирательләр кереп тәртип урнаштырырга тотыналар. Сораштыра башлагач, купедагы малайлар беравыздан Азатны яклап чыгалар, күрәсең, ялт та йолт күзле, атаманлыкка омтылган үсмер боларга электән таныш булган, каннарына тоз салып өлгергән инде.

      Ни гаҗәп, Мурзаевны шундук җилтерәтеп алып чыгып китәләр һәм, әйтүләренә караганда, изоляторга ябалар. Хәер, моның изолятор түгел, хәтта җәза да булмаганлыгын балалар соңыннан гына беләләр…

      Төнлә вагонны ниндидер бер составка тагалар. Ләкин, Казаннан китеп берәр сәгать үтүгә, «Васильево» дигән җирдә туктап торалар. Азат биредәге такта вокзалны, биек-биек тупылларны, шулардагы бихисап һәм чуман кебек зур карга ояларын истә калдыра. Идел аркылы салынган тимер күпернең озынлыгына авыл балаларының исләре китә.

      Аннары Саранскида, ахрысы, тагын бер ялыктыргыч тукталыш. Монда янә бер купелык балаларны утырталар. Аннары Пенза шәһәре… Тагын ниндидер шәһәр… Вагон бала-чага белән тула.

      Поезд балаларны туган туфрактан көннән-көн ераграк алып китә. Көньякка, әле генә торналар торкылдашып киткән җылы якларга… Җылы микән анда? Күңелләр җылыныр микән? Нигә соң, паровоз кычкырткан саен, йөрәк талпына, алгысына икән? Нәкъ торналар тавышын ишеткәндәге кебек тыпырчына…

      Көннәр тыныч уза. Купедагы малай халкы беренче минуттан ук Азатны бәхәссез лидер итеп таныганга, арада бернинди каршылык килеп чыкмый. Иртән ипи порцияләрен бүлешкәндә, алама одеял өчен тартышканда, гомумән, андый-мондый ризасызлык туа калганда, һәммәсе күз карашы белән генә булса да Азатка мөрәҗәгать итә. «Мин берәүне дә рәнҗетмәдем, – дип сөйләде Азат. – Кемне дә булса кимсетергә, кеше өлешенә керергә дә юл куймадым. Беләсеңме, мин үземне ниндидер бер кыргый африкан кабиләсенең юлбашчысы итеп тойдым, миндә хәтта башкалар өчен кайгырту, җаваплылык хисе туды. Шулай без, күбебез совет номенклатурасы балалары, ияләшеп киттек шикелле».

      Ахырда Киевка килеп җитәләр. Киевка дип, монда да алар тарихи шәһәрнең үзен күрмиләр, төнге СКАЧАТЬ