Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 10

СКАЧАТЬ дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр кальгалары көнләшерлек итеп, яргак бүрәнәләрдән өйгән ике метр ярымлы тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм аның өстеннән, бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп, ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы моның алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның, бәлки, кирәге чыгар дип, ышанган булып кылана…

      Моңа кадәр бу урын өлкә күләмендәге җитәкчеләрнең ял итү урыны булган икән. Биредә торак биналар, хуҗалык каралтылары, ат абзары (чабышкылар өчен), водокачка, зур мунча, бассейн, фонтаннар, чәчәклекләр, медпункт, кибет, ашханә, китапханә, радиоузел, кино залы, бию мәйданчыкларына кадәр булган. Өлкә комитеты секретареның дачасы ике катлы, ике верандалы, балконлы, анда хәтта ике өстәлле бильярд уйнау бүлмәсе дә каралган. Ваграк дәрәҗәле түрәләрнең йорты, әлбәттә, тыйнаграк, гадирәк, тәрәзәләре дә бәләкәйрәк сыман. Коймага килгәндә, ул да элеккедән калган, номенклатур агайларның хосусый һәм шәхси тормышын халык күзеннән яшерү өчен корылган икән.

      Ил беркадәр аякка баскач, совет кенәзләренең аппетитлары да көчәя, рәхәткә ияләшкән саен, зәвык-ихтыяҗлары да үсә. Ял базасын күрше өлкәдәге матуррак җиргә – Днепр буена күчерәләр һәм ак пулатларны шунда төзиләр, бу территорияне үзләренә яшь алмаш әзерләү өчен пионер лагерена бирергә карар чыгаралар, ә ахырда, ихтыяҗ тугач, ул спецдомга әйләнә. Түрәләргә хезмәт күрсәтүче персоналның кулай дигәннәре, ышанычлылары яңа урынга ияреп китә, «түбәнрәк сортлылары» н да бетереп ташламыйлар, шушында төрлесенә төрле шөгыль табалар…

      «Бер-ике айдан тормышлар үз эзенә төште кебек, – дип сөйләде Азат. – Кышка безгә җылы кием бирделәр. Иртән, ишегалдына чыгарып тезеп, физик күнегүләр ясаталар иде. Өстә әллә кемнән калган бушлат, аякта олтан салынган киез итек, ә без тырышыпмы-тырышып күнегүләр ясыйбыз. Бәләкәчләрнең бушлат чабуы җирдән өстерәлә, җиңнәреннән куллары да күренми бичараларның. Ул кызларның ничек интегүен күрсәң… Тамаша… Мин менә хәзергә тикле шуны аңлый алмыйм: мондый физкультураның кемгә кирәге булды икән дим. Җитмәсә әле, физкультура укытучысы – Наливайко фамилияле бәндә җикеренә, сүзен тыңламаганнарны, алып калып, «по-пластунски» үрмәләтә иде… Без аңа «Чумак» дигән кушамат тактык, чөнки ул эпилепсия белән авырый, һәм кайчагында авыруы безнең каршыда «тота» – кинәт яман ачы тавыш белән кычкыра да җиргә егыла, бәргәләнә башлый иде. Хәтта бермәлне, «по-пластунски» шуышкан җиремнән торып, Чумакка ярдәм итәргә туры килгәне дә бар. Югыйсә ул телләрен тешләп бетерә, астын юешли иде, мәхлук. Чумак кайчандыр оста парашютчы булган дигәннәре исемдә.

      Иртәнге яктагы тәрбия сәгатьләрендә байтак вакытны политинформация ала иде.

      Политинформаторыбыз – завуч Пётр Митрофаныч Петух – шагыйрь кеше булып чыкты. Һәр бәйрәмгә Иосиф Виссарионович Сталинны мактап бер шигырь яза да шуны безгә ятлата иде. Ә үзе «Евгений Онегин» ны тулысынча яттан СКАЧАТЬ