Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 8

СКАЧАТЬ карап, көзге ямансу, үзе бәйрәмчә чуар табигатьне күзәтеп баралар. Инде Казанга да ерак калмый.

      Казанда алар озак юанмыйлар. Вагонны каядыр тупикка кертәләр. Балаларның документлары төрле инстанцияләрдә йөри, ә үзләре салкын купеда язмыш дәфтәренә язганны көтеп утыралар. Мыеклы агайның арыш ипие белән тозлы салосы шунда бик тә ярап куя.

      Вагонны каравыллап калган надзиратель, сәгать саен ишекне ачып:

      – Ну, кролики, живы? Ладно! – дип, боларны барлап тора. Ике-өч тапкыр туалетка да алып бара.

      Кичкә таба вагонга кабат җан керә. Вагон янына ук өсте ябулы машина китереп туктаталар. Башта кузовтан шинель кигән ике хатын, аннары ике ир сикереп төшә. Шуннан соң, исемлек буенча кычкырып, һәркайсы бәләкәй генә төенчек тоткан тугыз кыз баланы төшерәләр, вагонда барачак каравыл аларны үз исемлеге буенча тикшереп кабул итә. Кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотышларына караганда, бу кызчыклар, һичшиксез, «халык дошманнары» гаиләсеннән инде. Күзләрендә биниһая куркудан башка берни чагылмаган гөнаһсыз, гыйффәтле, пакь кыз балалар… Аларны, вагонга кертеп, күрше купега тутырганнар. Ахырда машинадан төрлесе төрле яшьтәге бер дистә малай төшә. Болары инде терерәк. Болары инде тешләк булырга тиеш.

* * *

      Ике атнадан Азат миңа, телефоннан шалтыратып, фатирга ордер алганлыгын, бүген үк шунда күчәчәген, таксопаркта автослесарь булып урнашуын әйтте. Мин аны котладым, әгәр мөмкин булса, рөхсәт итсә, барып чыгармын, дидем.

      – Шушы якшәмбедә үк киләсең!

      Төгәл адресын әйтеп, координатларын күрсәткәч:

      – Табармын, шәт, – дидем.

      – Юк, юк! Мин сине вокзалда каршы алам, чөнки шактый ерак, анда автобуска утырырбыз, ул безнең йортка каршы базар янында гына туктый, – дип аңлатты Азат.

      Шулай килештек тә.

      Якшәмбе көнне, Азат әйткән автобустан төшкәч, беренче эш итеп мин аңардан өй хуҗалыгы өчен нәрсә кирәклеген сорадым, мебельләре турында белештем. Ул инде кухнясын җиһазлаган, иркен генә бүлмәсендә сары фанердан гына булса да, зур көзгеле шифоньер бастырып куйган икән. Мин аңа бүләккә стена сәгате алырга тәкъдим иттем. Ул баш тартмады, елмайды гына:

      – Гомер узганны санасын дисең инде?..

      – Санасын… Хәтерлисеңме, Атнада чагында сезнең бик матур суга торган сәгатегез бар иде?

      – Бар иде шул… Ул сәгать кая китте икән? – диде дә уйчанланып калды Азат. – Беләсеңме, циферблатына «Густав Беккер» дип язылган иде аның. Донбасста өйләнешкәч, әтинең беренче сатып алган малы шул булган…

      – Сезнең бар мөлкәтне комиссиягә куеп саттылар… Сәгатегезне Потребсоюз рәисе бик ошаткан дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Калганын белмим. Безне дә тиздән башка районга күчерделәр, аннары өченчесенә… Шуңа күрә минем туып үскән авылым дип әйтерлек җирем юк… Мин туган унбиш йортлык авыл колхозлашу елларында ук юкка чыккан…

      Белгәнемчә, Азат Сәйдәшевнең дә туган авылы юк иде, чөнки ул Донбасста, соңыннан Шахты шәһәренә кушылып киткән шахтёрлар поселогында дөньяга килгән. Аннары СКАЧАТЬ