Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 7

СКАЧАТЬ булганда гына төшәргә рөхсәт итәләр, бармак янап кисәтәләр, аяк салындырып утырмаска кушалар, ә калган өч полкада күрше вагоннарда «эшләп» арып кайткан каравылчылар чиратлап гырлый. Алар шушында ашыйлар, эчәләр, кәрт сугалар һәм, әлбәттә, тәмәке тарталар. Иң әшәке сүгенү сүзләрен һәм, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, «антисовет» анекдотларны Азат шулар авызыннан ишетә.

      Поезд Казанга, каравылчылар әйтмешли, багана төбе саен туктый-туктый, көне буе бара.

      Кичкә таба купега таныш опер килеп керә. Конвой белән чагыштырганда тышкы яктан интеллигент күренсә дә, шакшы телле кеше икәнлеге чыраена, зур авызы тирәсендәге эре җыерчыкларга язылган. «Ул кергәч, кәрт сугып утыручылар өстәлне тиз-тиз генә җыештырдылар, ләкин яртылаш бушаган шешә белән сыңар стаканнары шунда калды», – дип сөйләде Азат. Әмма бу юлы опер сыйланып-нитеп маташмый.

      – Иминлекме? Тәртип бозмыйлармы? – дип сорый ул, балалар яткан полкага ымлап.

      – Детёнышлармы? Тыннары да чыкмый.

      Шулвакыт Роберт буыла-буыла ютәлләргә тотына, укшый башлый.

      – Карагыз аны, исән-имин килеш кулдан-кулга тапшырасы аларны…

      – Ничего… Түзәрләр… Бер кышка куян бүрек тә чыдый…

      Балта элеп куярлык һаваны сулый торгач, Робертның түзәр әмәле калмаган, күрәсең. Ул, башын сәндерәдән сузып, тегеләрнең өстенә косып җибәрә…

      – Ах син, эт баласы!

      – Юри коса ул, дуңгыз! – дип кычкырышалар купеда.

      Кирәк бит, нәкъ оперның көзгедәй ялтыратылган хром итеген һәм коверкот гимнастёркасын пычраткан Роберт. Тегенең интеллигентлыгыннан җилләр искән.

      – Ну, засранец! – дип, келәшчәдәй бармаклары белән сабыйның колагын эләктереп ала ул.

      Калганнарын Азат бик үк хәтерләп тә бетерми. Ул, тезләнеп утырган җиреннән очып барып, опер Байчуринның җилкәсенә килеп «куна», аның ялтыр күн итеге кебек үк көяз фуражкасын бәреп төшерә дә чытырдатып чәченә ябыша. Ул ара да булмый, Айдар, сикереп төшеп, үзенә ягылган беренче явыз кулга тешләрен батыра… Роберт та тик ятмый, әле быел гына сатып алган ботинкасын, кай арада салып, бәләкәй өстәлдәге шешәгә тондыра.

      «Миндә ниндидер бер кыргый көч, ерткыч хайван инстинкты уянды, – дип сөйләде Азат. – Мин хәтта үземне типкәләгәндә тәнем авыртканны да тоймадым башта. Инде кулларымнан каерып алгач та, кайсысыныңдыр чыраена төкердем, үзем бертуктаусыз: «Гады вы, гады…» – дип кабатладым».

      Менә шулай бер минут эчендә гамьсез һәм кан күрү белән коелып төшә торган җыбыткы малайдан үзен һәм энеләрен яклау өчен бөтенесенә әзер торучы ир-егеткә әйләнә ул. Азат кына түгел, соңгы ике көн эчендә авызларыннан ярты сүз дә чыкмаган энеләре дә баш калкыталар. Бала күңеле өчен күтәргесез авыр тормыш тукмагыннан соң башланган психологик шоктан аларны шушы бер мизгел чыгара. Дөньяның асты өскә килә һәм… бөтенесе үз урынына утыра. Кемнең дошман булуы ап-ачык хәзер. Ә кая соң дуслар?

      Азатның кулларын артка каерып каеш СКАЧАТЬ