Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 4

СКАЧАТЬ белмим, һәрхәлдә, органнар әйбәтләп тикшерер. Гаепсез булып чыкса, әлбәттә, яңадан арабызга кайтыр. Ә хәзергә… гаиләсе белән бергә… читкә алып киттеләр…

      Әтинең бу өзек-өзек сүзләре аңыма барып ирешкәч:

      – Ә Азат? – дидем.

      – Азат та… Менә әтисе аклангач, тагын бергә булырсыз.

      Мин моңарчы «аклар» һәм «кызыллар» дигән төшенчәләрне генә белә идем. «Аклар» дигәндә, күз алдыма иң элек күкрәк киергән патша офицеры килеп баса иде: погонлы, мыеклы, кылычлы, явыз… Шуңа күрә әтинең сүзен аңламыйчарак тордым.

      – «Аклангач»? Ничек инде «аклангач»? Ак гвардин кебек булгачмы?

      – Юк ла, юк… Намусы пакь, чиста, ап-ак булуы тәгаен беленгәч.

      Әни, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап, ияген какты. Миннән бигрәк үз-үзләрен ышандырасылары килгәндер дип уйлыйм мин аларны.

      Мин гомерем буе Сәйдәшевләрнең аклануын теләп яшәдем. Чынлыкта исә Сәйдәшев абыйның пакьлеге исбат ителәчәк ирекле заманны көтеп яшәлгән һәм, ихтимал, шул көнне якынайту өчен хәлдән килгән кадәр тырышылгандыр да.

      Бу иртәне мин бик озак аңгы-миңге булып утырдым. Әни көчләп бер тустаган чәй эчерде, «артык сүз ычкындырма» дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. Ишегалдына чыккач, Азатларның сыеры мөгрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук «ә Музгарка?» дигән сорау миемне бораулый башлады. Нигәдер, белмим, бу сорау миңа иң әһәмиятлесе булып тоела иде. Әгәр шуңа җавап тапсам, бөтенесе дә ачыкланыр, бөтен сорауларыма җавап алырмын кебек иде.

      Бу көнне минем башыма укытучыларның ярты сүзе дә кермәде. Классташларыма рәхмәт, күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да, ник берсе төнге вакыйгалар турында төпченсен. Ә бәлки, алар миннән күбрәк тә белгәннәрдер? Укытучылар да мине тактага чакырмадылар.

      Дәресләр беткәч, өйгә ашыкмадым. Кирмәнгә илтә торган таш юл буйлап авылны чыкканчы берүзем генә бардым да бардым. Инеш аркылы Николай патша заманнарында ук салынган күперне үткәч, күңелем сизгәнне, эзләгәнемне таптым… Юл читендәге канау төбендә ак маңгайлы бәләкәй Музгарканың канлы гәүдәсе ята иде…

* * *

      – Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый», – диде миңа Азат һәм өр-яңа паспортын сузды.

      Мин Сәйдәшев Азат Нәҗип улының паспортын ачып карадым.

      Фоторәсемендә ул чак кына яшьрәк күренә, һәм аның чыраенда әүвәлге, минем хәтердә калган Азат чалымнарын да, шул ук вакытта ир уртасы Нәҗип абыйга охшашлыкны да шәйләп була иде. Ә бит, баксаң, бүгенге Азат кичәге Нәҗип абыйдан өлкәнрәк… Икебез дә өлкән, күпкә тәҗрибәлерәк, күпкә хәбәрдар. Без хәзер әтиләребезнең коточкыч нык ялгышканлыгын, самими рәвештә «иблис» кә хезмәт итүләрен беләбез, һәм бу «белем» Азатны да, мине дә вакытыннан элек чаларткан.

      Әйе, мин Азатның кечкенә генә фотосына йотлыгып карадым: күзләре шул ук, тик аларда әйтеп бетергесез СКАЧАТЬ