Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 11

СКАЧАТЬ Азат, әләк язып, ялтыр күн итекле оперга тапшыра… һәм шабыр тиргә батып уяна. Нәкъ шушы көнне ул Робертка гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр суга, чөнки сабый күңелләрне агулый торган политәңгәмәдән соң әтисен «халык дошманы» дип атый. Аннары Азат энесен кочаклап елый, икесе дә, юк, өчесе дә маңгайларын маңгайга терәп елыйлар. Роберт, абыйсын юатырга тотынып: «Юк, әтиебез дә, әниебез дә халык дуслалы!» – дигәч кенә, Азат белән Айдар елмаеп җибәрәләр…

      Спецдомда балаларга яңа фамилияләр бирелә: Советский, Уральский, Казанцев, Москвин, Комиссаров һәм тагын әллә ниндиләр. Сәйдәшевләр дә Казанцевларга әйләнеп куялар. Янәшә корпустагы Ганҗә исемле кызга да Казанцева фамилиясе тагалар.

      «Ганҗә – Галя, Галка…» Бу кызны Азат яхшы хәтерли. Әнә ничек матур итеп елмайды ул Ганҗә – Галя исемен әйткәндә. Күрәмсең, спецдомда Ганҗәне Галя, Галка дип йөрткәннәр…

      Ганҗә вагонга Казанда ук утырган тугыз кызның берсе икән. Аның әтисе Татарстан башкаласында утызынчы еллар башыннан ук зур «Авиастрой» төзелешендә инженер булып эшләгән, ел саен мактау грамоталары алып килгән, партконференцияләрдә делегат булып катнашкан. Ләкин 1932 елда Саба дигән авыл җирендә, социалистик ярыш җәелдереп, «Авиастрой» төзелеше өчен ун мең кием чабата җитештерелүен тәнкыйтьләп, «Авиастрой» га ботинкалар кирәк» дип сөйләгәне өчен, аны берничә ай таш капчыкта яткырып чыгаралар. Аның бу «гөнаһын» органнар инде беркайчан да онытмыйлар, җиде елдан соң, янә дошман эзләү кампаниясе кузгалгач, НКВД козгыннары аны төнге сәгать икедә алып китәләр…

      Биредәге кызлар әле бала гына булганга, тулышып, түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Аларны Сонька «утын пүләннәре» дип үрти. Ә Азат Ганҗәнең матурлыгын, ә бәлки, иртәгә генә чәчәк атасы матурлыгын инде тоя. Кызганыч, аларга аралашырга туры килми, кино караганда, үзләре оештырган концертларда гына малай шомырт кара күзле, озын толымнарын ике уч төбе хәтле аркасына салган бу кызчыкны читтән генә сокланып күзәтә. Сөйләшкәннәре булмаса да, исәнләшеп йөриләр, ни әйтсәң дә якташлар һәм өстәвенә адашлар, ягъни фамилиядәшләр бит.

      Язга таба алар танышып китәләр. Бусы болай була.

      Балалар колониясендә Мурзаев дигән юньсез малай да бар бит әле. Поездда бәргәләшеп алганнан соң, Азатның Мурзаев белән юллары бүтән кисешми. Төрле корпусларга эләгү сәбәпле, бригадалары да төрле була, ә очраклы рәвештә күзгә чалынса, Мурзай «Азат абыкаччаен» күрмәмешкә салыша. Үч тота торгандыр, әлбәттә. Андыйлар үлгәнче үч саклый, диләр бит. Ни сәбәптәндер әүвәлге фамилиясендә калган Мурзаев үз тирәсенә алты-җиде үсмер малайны туплап өлгерә. Алар инде, кечкенәләр өлешенә дә кереп, хәтта ашка салынган барлы-юклы ит кисәкләрен талап ала башлаганнар. Җаен туры китереп, кызларны да рәнҗетәләр икән.

      1 нче Май бәйрәме алдыннан, Ленин бабай туган көнне, йорт территориясен җыештыру буенча коммунистик өмә игълан ителә. Өмәдә спецдомның күзлекле һәм чахоткалы начальнигыннан алып ихата почмакларындагы дүрт каланчада каравыл торучы әрәмтамакларга кадәр, барлык тәрбиячеләр, СКАЧАТЬ