Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 5

СКАЧАТЬ язылган кебек, әйеме?

      – Әйе! Ә грамота… алдыңмы соң?

      – Анысы башка вакытта… Грамота качмас. Аңа мөһер сугылган, штемпель белән кул куелган ич инде. Мин сине очраттым бит, сине! Аңлыйсыңмы?

      Азат аңлый иде. Һәм минем эчкерсезлегемә ул беркайчан да шикләнмәде.

      – Киттекме?

      – Киттек.

      Кайтканда иркенләп сөйләшеп булмады. Алгы пыяласына генералиссимус Иосиф Джугашвилиның төсле портретын ябыштырган таксист янында ничек иркенлисең? Әйе, әйе, торгынлык чорында диктатураны сагынып, залим Сталинның абруен торгызырга омтылыш югары даирәләрдә генә түгел, гомер бакыйга каты куллы тәртипне һәм вакыт-вакыт үзен чыбыркылауны сөйгән, аркасындагы камчы эзләрен рәхәтләнеп кашый торган гавам арасында да күзәтелә иде инде. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны «тәгәрәтеп», аның урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтаргач, матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде. Хәтерлим, ХХ съезддан соң рус шагыйре Евтушенко Сталинның табутта килеш иярченнәренә һәм тарафдарларына телефоннан күрсәтмә биреп ятуы турында үткен бер шигырь язып, «Правда» кадәр «Правда» «Сталин варислары» дигән шигырьне дөнья күләмендә яңгыраткач, шуны элек тә «кызыл авыз» исәпләнгән ак сакаллы татар шагыйре тәрҗемә итеп, республика гәзитендә бастырып чыгарган иде. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер Сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем…

      Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсызлыкка бармыйлар сыман.

      1959 елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтиҗә бирмәгән иде. Дәүләт иминлеге комитетында ни өлкән Сәйдәшевләр, ни аларның балалары турында мәгълүмат юк дип кире бордылар. Ләкин 1961 елгы тырышлыгым бушка китмәде. Миңа Сәйдәшев Нәҗип Гәрәевичнең 1942 елның февралендә бөтенләй башка өлкә шәһәренең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, хатыны Сәйдәшева Шәфыйканың 1941 елның көзендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Ә Азатка һәм аның энеләренә килгәндә, төксе чырайлы КГБ вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районның вакытлыча фашист оккупантлары кулы астында калуын әйтте. Шунда малайларның эзе юкка чыга… Үзебезнең Минзәләдә дә андый йорт булган югыйсә, ләкин ниндидер югары мәнфәгатьләрдән чыгып, балаларны туган туфрактан аеруны кирәк санаганнар.

      Бу вакытларда инде мин Черек күл «тырнагына» эләккән кешеләрнең нинди җәһәннәм сынаулары үткәнен яхшы белә идем. Кешенең маңгаена тимер коршау кигезеп, шул эскәнҗәне миләрең колагыңнан чәчрәп чыгарлык итеп боргычлауга, ишеккә кыстырып бармак сындыруларга, аягың гөбедәй шешенгәнче бастырып тотуларга, атна буена йоклатмауга түзә алсаң, акылдан язмасаң, үз-үзеңне белешмәстән, шашып, кансыз следователеңә ташланмасаң, – шушы газаплардан соң да исән калсаң, гаярьлегеңне, ихтыярыңны, шәхесеңне җуйдырганчы изәчәк этапларда һәм йомшак бәндәләрне көл вә тузан итә торган лагерьда да ник туганыңа, ник исән калуыңа үкенмәссең, дип СКАЧАТЬ