Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 13

СКАЧАТЬ Орловалар тәрбиялиячәкбез», – дип вәгъдә иткән һәм, ышандырырлык булсын өчен, арык йодрыгы белән өстәлгә сугып куйган.

      Хыялый начальник. Борын астындагыны да күрми торган романтик. Әллә соң гап-гади кыланчыкмы, артистмы?

      «Германиянең СССРга басып керүе турында без, тоткын балалар, 22 июньнең бөркү кичендә генә белдек, чөнки иртән үк ару гына сөйләгән җиреннән радионы капыл өзделәр. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. Өстәвенә көпә-көндез бүлмәләребезгә куып керттеләр. Ниндидер гадәттән тыш хәл булган – без шуны гына гөманладык. Ләкин нинди хәл? Нинди афәт? Сугышмы? Кем белән?

      Ак финнарны күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. Хәсән күле буенда япон самурайларының арт сабакларын укыттык. Бичара төрек Босфор белән Дарданелл бугазларын тартып алмагайлары дип кан калтырап яши. Һитлер безнең белән дус хәзер».

      – «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип, күкрәк киереп җырлыйлар иде туган якларда, шулай бит? Хәзер җырлыйлармы? – дип сорады миннән Азат.

      – Хәзер бик ишетелми. Музыкасы яши…

      – Ә бит бу җыр ул чордагы карашларны бик дөрес чагылдырган… Хәтта без дә, ни рәнҗетелгән һәм кимсетелгән булсак та, нәкъ шул рухта тәрбияләнгән, шуңа инанган идек. Ышанасыңмы, тормышымның иң авыр минутларында мин авыз эчемнән генә «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип кабатлый торган идем. Бөтен татарчам һәм бөтен догам шул булды минем. Крематорий миче авызында да колак төбемдә шул җыр яңгырап торды, шул коткарды сыман…

      Әйе, кичкә бөтенесе дә ачыкланды. Безне линейкага тезеп, начальник фашист Германиясенең хыянәтчел төстә илебезгә басып керүен хәбәр итте. Чик буенда авыр сугышлар бара. Кызыл Армия илбасар һөҗүмен туктаткан. Күп тә үтмәс, без дошманны тез чүктерербез. Аны үз өнендә дөмбәсләрбез! Хыянәтчеләргә, фашист ялчыларына, шпионнарга үлем!

      Ахырда безне «Ура!» кычкырттылар. Сыеграк чыкты безнең «Ура!», сыеграк.

      Атна үтте. Көтәбез. Ун көн дә үтте… Күрәсең, фронттан җылы хәбәрләр килмәгәндер, политинформация сәгате унбиш минутка гына сузыла башлады, завуч Петух сүзгә бик саранланды, артык сүз ычкындырмагаем дип курка иде, ахрысы. Шулай да, көн саен һава һөҗүменә каршы артиллериябезнең ничә фашист самолётын бәреп төшергәнлеген әйткәч, үз ялганыннан үзе кайнарланып, берәр яңа шигырен яңгырата иде.

      Көннәрдән бер көнне аяз күктә көнбатыш тарафыннан ап-ак эз калдырып ниндидер бер самолёт очып килгәнен күрдек тә бассейн янына җыелыштык. Мондый әкәмәтне элек беребезнең дә күргәне булмаганга, әзрәк шүрли калдык. Бер без генә түгел, ихата почмакларында каланча башында торган мылтыклы каравыл да күзләрен күктән алмады. Самолёт күкне кап урталай ярып очып үтте дә бер утыз минуттан, әүвәлге эзе инде эреп югалгач, кире көнбатышына юл тотты…

      – Германныкы, – дип нәтиҗә ясады хутордан азык-төлек алып кайткан Вася агай, арбасыннан СКАЧАТЬ