Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 2

СКАЧАТЬ гаиләгә ныклы абзар-кура да бар, чөнки ул заманнарда әле «урындагы» кешеләр дә сыер асрый торганнар иде. Дөрес, печәнне кайдандыр кемнәрдер чабып китереп сәндерәгә өя, кайчагында хәтта якындагы спирт заводыннан берәр мичкә «барда» дигән әчкелтем исле көрән төстәге куе сыекча да китерәләр иде. Аны чөмергәч, безнең сыерларның кәефе шактый күтәрелгәне исемдә.

      Азатның әтисе – секретарь, әнисе райкомның парткабинетында эшли. Кыскасы, «җирле номенклатура базары» нда Азат белән мин бер дәрәҗәдә исәпләнәбез. Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда.

      Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар: Айдар белән Роберт. Алар инде гел безгә тагылу ягын карыйлар, дөнья бетереп елап булса да арттан иярәләр. Робертны ярата идем мин. Ул да мине үз итә, сүземне тыңлый, хәтта өйдә көйсезләнә башласа, стена аша шакып кына мине дәшеп ала торганнар иде…

      Ә безнең эш муеннан бу дөньяда. Утын кисү, җәен көтүдән сыерны каршы алу, кышларын мал-туарга башак салу кебек вак-төяк мәшәкатьләр безнең өстә. Шулай да, авыл малайларыннан аермалы буларак, көн безнеке, туп тибәбез, кәшәкә сугабыз, шәмәйле уйныйбыз, балыкка йөрибез, китап укыйбыз, кышын чаңгы тагабыз. Азатларда лото, кытай бильярды белән вакыт уздырабыз. Ниндидер бер татарча китаптан укып, «Диңгез сугышы» дигән уен да өйрәндек… Әлегә велосипед (аны минем әби «мөсәппиха» дип йөртә) педале әйләндерергә аяк җитеп бетми, ләкин әтинең эшсез яткан көзгедәй ялтыравык коршаулы велосипедын, мөгезеннән тотып, ишегалдына алып чыккалыйбыз инде.

      «Чапаев» фильмын өч тапкыр карадык. Кулак әтисенең явыз ниятләре турында хакимиятләргә хәбәр иткән пионер Павлик Морозов – безнең өчен үрнәк, аэропланында күпер астыннан очып үткән Валерий Чкалов – идеал. Шулай да курку белмәс чик сакчысы Карацупаны яратарак төшәбез бугай, чөнки ул гадирәк, безнең өчен аңлаешлырак. Райбашкарма атларын караучы агай биргән көчеккә мин, Карацупага ияреп, Индус исеме куштым. Ә Азатның бәләкәй эте Музгарка исемле. Рус язучысы Мамин-Сибирякның «Суыксу буенда кышлау» дигән искиткеч тәэсирле, ул чор мәктәп дәреслегенә дә кергән хикәясеннән бусы. Акбай, Сарбай, Дүрткүз, Актырнак, хәтта Такташның Караборыны кебек матур-матур эт исемнәре безгә артык гадәти булып тоелган, күрәсең.

      Жюль Вернның «Серле утрау» романы татар телендә өч китап булып басылып чыккач, Азат Музгаркасын андагы акыллы эт исеме белән Топ дип атап маташкан иде дә, Музгаркабыз яңа исемне колагына да элмәде, хәтта холыксызланды, шулай Музгарка көенчә калды. Их, Музгарка, Музгарка, нинди тугрылыклы эт идең син… Хәер, бусы турында соңрак әйтермен әле.

      Тагын бер балачак хыялыбыз бар иде безнең. Мәскәүдә бөтен дөнья күләмендә иң биек бина – Париждагы Эйфель манарасын гына түгел, мактанчык американнарның «күкне тырный торган» йортларын да уздырачак Советлар сарае салыначагы турында ишеткәч, шул сарайның иң биек җиренә менеп, «ура!» кычкырасыбыз килә иде. Бу хыялый һәм юләрсу проект бездән тормаган сәбәпләр аркасында тормышка ашырылмый калды…

      Без СКАЧАТЬ