Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 27

СКАЧАТЬ Азатны хакимиятләр белән очрашуга әйбәтләп әзерли ул. Кайчандыр оныгына бүләккә дип алып куелган зәңгәр костюмны һәм бөрчекле галстукны Азат бүлмәсендәге урындык аркасына китереп элә. Аннары Азатны җилтерәтеп ваннага алып керә дә аның сул як чигәсендәге гайре табигый чал чәчләрен ромашка эремәсе белән мана.

      Ахырда фрау Эльза, театрдагы гримёрша кебек, үзенең иҗат җимешенә карап тора да:

      – Йа Раббым… Балам… – дип пышылдый.

      Икенче көнне комендатурада мәхшәр. Баксаң, Германия гастарбайтерлар белән тулган икән. Халыкның күбесе хатын-кыз, әлбәттә. Кайберсе чемодан, кәрзин тотып, биштәр асып килгән – шушыннан туп-туры туган илгә юлыбыз дип өметләнәләр. Күңелләре күтәренке, вөҗданнары борчымый, бөергә таянып сөйләшәләр. Арада икенче төрле кешеләр дә күзгә чалына – болары басынкы, кайгылы, күзләрен яшерәләр. Нигә куанмыйлар икән алар? Нидән шикләнәләр? Ватан каршында нинди гөнаһлары бар? Бар, бар гөнаһлары! Фашист армиясе өчен икмәк үстерүчеләр шулар түгелмени? Ә заводларда, – сак астында булса булсын, – шушы гастарбайтерлар бомба ясамаганнармыни? Әлбәттә, бу бомбалар арасында шартламаслык итеп эшләнгәннәре дә булгандыр. Тик эчке сәясәттә Сталинның уң кулы исәпләнгән Берия ялчылары кем гаепле, кем гаепсез икәнен тәгаенләп маташмаячаклар. Бер гаеплене юк итү өчен, алар мең гөнаһсызны кырачаклар.

      Азат белә: Германиядән кайткан тоткыннарны туган илдә колач җәеп каршы алмаячаклар.

      Кабул итү бүлмәсенең ишеге ачылганда, Азат түрдә ике өстәл торганын, уң яктагы өстәл артында купшы инглиз офицеры һәм күзлекле тәрҗемәче хатын утырганын күреп кала. Ә сул яктагы урындыклар әлегә буш – совет вәкилләре соңгарак калган, ахрысы, һәммәсе дә шуларны көтә.

      Чирек сәгатьләп көттергәч, ниһаять, тышкы ишектән өч совет офицеры килеп керә.

      Коридордагылар дәррәү аягүрә баскач, Азат та, хәтта фрау Клейн да урындыктан торалар.

      – Исәнмесез, гражданнар! – ди беренче булып кергән япь-яшь лейтенант һәм арттан килүче кара-кучкыл подполковникны алга уздыра.

      – Здравствуйте! Исәнмесез! – дип, гөжләп җавап бирә коридор.

      Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполковникның йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен. Ул ватандашларын күрми дә кебек.

      Артларыннан кабул итү бүлмәсенең ишеге ябылгач кына:

      – Бик текә бәндәгә охшый бит әле бу! Сәламебезне дә кабул итмәде… – диешәләр.

      Азат белән янәшә утырган бер хатын:

      – Ну, моңардан җылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың, – дип нәтиҗә ясый.

      – Фрау Эльза… – дип пышылдый шунда Азат. – Минем күңелем болгана… Мин бер генә минутка, бәдрәфкә…

      – Бар. Ни ярамады икән эчеңә? – дип борчыла беркатлы фрау.

      Моннан җиде ел элек сабый Робертны рәнҗеткән, аннары, энесен яклаганы өчен, Азатны бөер тирәсен чамалап дагалы күн итеге СКАЧАТЬ