Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 22

СКАЧАТЬ исем-фамилиясе янында җәя эчендә яңа исемнәр язылганын абайлый. Күбесенең милләте эстон яки латыш дип куелган… Бусы тагын уйландыра. Ни хикмәт бу? Биредә бит башлыча рус балалары, Азат кебекләр дә бар. Аннары балаларны бик җентекләп медицина комиссиясе карый, кан анализлары алалар. Шик тә юк, оккупантлар ниндидер этлек эшләргә җыеналар. Һокус-покус!

      «Һокус-покус» озак көттерми. Немецлар аны гадәттән тыш өлгерлек һәм төгәллек белән тормышка ашыралар.

      1944 елның 4 октябре көнне спецдом ишегалдына биш зур хәрби автобус килеп керә. Җиде яшькә кадәрге йөз утыз өч сабыйны һәм аларга хезмәт күрсәтүче өлкәнрәк яшьтәге малайларны бер сәгать арасында автобуска төйиләр дә туп-туры Рига гаванена китерәләр. Биредә аларны узган гасырдан калган куласалы диңгез пароходы көтеп тора. Балалар, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, автобуслардан алып трапка кадәр ике яклап торучы жандармнар арасыннан трюмга үтәләр. Пароход минутына кадәр төгәллек белән кузгалып китә.

      Төнлә Кенигсберг порты. Пирста сигнал утлары гына яна, чөнки бомбага тотудан куркалар. Хәер, бу вакытка Америка авиациясе шәһәрне бомбалар белән сөреп чыккан була.

      Караңгыда пароходны артык нык бәрдермичә генә китереп туктату штурманнан һәм матрослардан үзе бер осталык һәм тәҗрибә сорый. Шулай да причал белән орынышкан мизгелдә, бөтен пароход тетрәнеп, шыгырдап, җан ияседәй ыңгырашып куя, һәм аның бер дә кирәксезгә чыгырдан ычкынган авыр якоре суга чума. Өзек-өзек командалар һәм тыелып кына сүгенгән тавышлар ишетелә. Матрослар борындагы якорьны байтак кына вакыт кул чыгыры белән күтәртеп азапланалар.

      Ниһаять, пароходны юан арканнар белән чуен бүкәннәргә чалып куялар. Эңгердә кулга-кул тотынышкан йокылы-уяулы балалар чылбыры ярдагы моторлары әкрен генә гөрләп торган автобусларга таба сузыла…

* * *

      Бу көннәр турында Азатның хәтере фильмоскоп лентасындагы кебек аерым-аерым сурәтләрне генә саклый, ләкин алар шулкадәр мәгънәле, кисәтүле һәм шомлы, тәшвишле.

      Клингенберг, Мессен, Ролшдорф – болар Любек шәһәре тирәсендәге авыллар. Сугыш чоры булмагандай төзекләр, матурлар. Автобуслар шушы авылларның һәрберсендә тукталып, ак халат кигән ниндидер ханымнар һәм әфәнделәр балаларның үзләренә охшаганнарын «бусы», «бусы» дип төртеп күрсәтеп, сайлап алалар.

      Азат әллә кайсы ягы белән Робертка тарткан бер ак чырайлы малайның Клингенбергта калуын гына хәтерли. Шулай итеп, сабыйлар шушы авыллардагы ятимханәләргә бүлеп таратыла. Бу вакытта үзләрен мал базарындагы кебек «сатканга» ник бер сабый еласын яки уфтансын… Алар инде бар нәрсәгә дә битарафлар, күз карашлары ук боздай салкын, төксе, өметсез, хәрәкәтләре җансыз һәм салмак. Кая дип ашыгырга?

      Унөч-ундүрт яшьлек үсмер малайларны исә бер автобуска утыртып башка җиргә алып китәләр. Болары – Казанцев Азат кебек «үз» фамилияләрендә калган балалар.

      Аларны бүтән язмыш көтә.

      Борынгы, университетлы Мюнстер шәһәре читендә урнашкан үсмерләр лагере спецдомга һич тә охшамаган. СКАЧАТЬ