Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 31

СКАЧАТЬ җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. Булсын. Никах үзе сиррият[1] түгелмени? Эчемнән генә «Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде» дигән теләк теләдем. «Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк» дип уйладым. Баксаң, Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.

      Ничектер, җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагын бер кузгаткан идем, Азат фрау Клейнны исенә төшерде. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән…

      Бу юлы Азат мине автовокзалдан туры Казанга утыртып җибәрде. Автобуста кайтканда, кинәт Азат фатирындагы яңа тәрәзә челтәре күз алдыма килде. Мин аны күргәнмен, ләкин, гәп белән мавыгып, игътибар итмәгәнмен. Гардины да яңа иде бит… «Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле» дигән уй күңелемне тагын җылытты.

* * *

      Язга таба Азат бераз бушады, һәм без тагын атна саен күрешә торган булдык. Бу вакытка инде ул ГАИда имтихан тотып өлгергән, барысын да шаккатырып һәм, ихтимал, көнләштереп, беренче класслы шофер хокукына ия булган иде. Аны, төрле четерекле сораулар биреп, «на полную катушку» сынаганнар, юл йөрү кагыйдәләрендә тота алмагач, автомобиль төзелешенә кереп караганнар, алай да булмагач, халыкара кагыйдәләргә үк барып җиткәннәр… Бөтен Европаны әйләнгән шофёр өчен болары уен гына булгандыр, әлбәттә. Практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән соң, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган.

      Азатның яңа таныклыгын шампанский белән юдык. Бу юлы Азат Казанга автозапчастьлар карарга да килгән иде, шуңа күрә автокибеткә һәм базарларга үзе генә китте. Аңлавымча, кайбер дефицит нәрсәләрне ул үз акчасына алырга ниятләгән иде.

      Май бәйрәмендә Азатка Казанда демонстрацияләрнең ничек үткәнен күрсәтәсем килгән иде. Мактану өчен дә, хурлау өчен дә түгел, әлбәттә. Беренчедән, инде үземнең дә күптән андый нәмаешта катнашканым юк һәм, сизәм, Сталин чорыннан калган мондый «ихтыяри-мәҗбүри» демонстрацияләрнең гомере бетеп килә, инде заводларда бу мероприятиегә аерым кешеләрне билгеләп, транспарант күтәргән һәр күндәмгә бишәр сум акча да бирә башлаганнар иде. Шуңа күрә соңгы большевистик нәмаешларны күреп калыйм дидем. Икенчедән, Азатның тантана итүче пролетариатка, гавамга карашын беләсем килде.

      Иртән юл йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, Азат кичтән миңа килеп кунды.

      Бәйрәм көне иртәдән үк матур булмады. Яңгыр яумаса да, төньяктан әче җил исә иде, һәм без плащ эченнән җылы свитер кияргә мәҗбүр булдык.

      Иртәнге сигезләрдә без үзәктә, Матбугат йорты янында идек инде. Бу район бәйрәм колоннасының койрыгында булганга, безгә урамда байтак кына көтәргә туры килде. Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керештек һәм, чыннан да, җылындык. Дөрес, кайберәүләр, СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Сиррият – серлелек, яшеренлелек.