Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 24

СКАЧАТЬ баскан тәрәзәсез-нисез бүлмә. Уң якта тәгәрәтеп йөртелә торган биек носилка тора. Сул якта, чаштыр-чоштыр килеп, ямаулы транспортер лентасы шуыша. Лента, стенадагы уемнан чыгып, наратлар арасындагы биек морҗалы сарайга барып керә икән. Ләкин сарайның морҗасы күренми инде, американ бомбасы нәкъ шунда килеп төшкәнгә охшый.

      Азат бер мизгелдә барысын да аңлап ала. Бу бүлмә каннарын суыртып бетергәч үлгән балаларны крематорийга озата торган җир икән ләбаса! Аларның суынып та җитмәгән мәетен менә шушы кат-кат ремонтланган калын брезент тасма крематорий учагына илткән, илтергә тиеш.

      Азатның башында «Алайса, бу җәһәннәм машинасы мине шушы минутта ук моннан алып чыксын әле!» дигән уй чагылып китәргә дә өлгерми, тәвәккәл малай әкрен генә шуышкан транспортёр тасмасына менеп ята. Йөрәге дөп-дөп тибә, тасманы йөртә торган уклау-роликлар аның кабыргаларын саный. Бер, ике, өч… ун… унбиш… Тукта, кешегә шулкадәр кабырга каян килсен!

      Хисап утызга җиткәндә, транспортёр Азатны әлеге шыксыз кирпеч бина эченә алып кереп, алагаем зур авызлы мич каршына китереп ташлый. Ялмавыз мич кабат кабынмаслык булып җимерелгән, аның арткы ягыннан шәрә нарат кәүсәләре һәм зәңгәр күк елмаеп-көлеп тора. Ирек шунда, шушы җәһәннәм миче аркылы үткәч башлана: биек морҗа ишелеп төшкән дә чәнечкеле киртәләрне сытып изгән һәм азатлыкка күпер салган!

      Азат крематорий миченә аяк баса. Бу җимерек, үле крематорий сурәте һәм андагы төчкелтем ис аны гомере буе эзәрлекләр, төшләренә кереп йөдәтер әле. Ә хәзер аның күп булса ун минут вакыты бар. Шушы ун минут арасында ул бу тирәдән булдыра алган кадәр ераграк китеп өлгерергә тиеш.

      Колак төбендә, үлән арасындагы вак чикерткә шикелле әкрен генә челтерәп, музыка кабатлана: «Без җиңалмаган дошман тумаган! Дошман тумаган! Дошман тумаган!» Хәтер төпкеленнән актарылып чыккан бу зәгыйфь авазлар сирена улавын басып китәләр. Азат үзенең кая чапканын да белми, һәм моны белүнең кирәге дә булмый, чөнки ул дәһшәттән кача, чөнки аның артында тагын бомба гөрселдәп җирне тетрәтә. Малайның битен куаклар тырный, бер ботинкасы төшеп калгач, ул икенчесен дә салып ыргыта. Абынып егыла. Торып тагын чаба. Үрмәли. Ниндидер канауга тәгәрәп төшә. Тагын тора… Җан саклау инстинкты аны һаман арырак өстери…

* * *

      Фрау Эльза Фридрих-Клейн.

      Бу дөньяда Азатка ярдәм кулы сузган тагын бер изге җан тузганактай ап-ак чәчле алман карчыгы була. Болай, өрдең исә, саны санга таралып китәр сыман үзенең, әмма тора-бара Азат бу чирләшкә карчыкның искиткеч нык ихтыярлы булуын күрә һәм аны сокланып искә ала.

      Фрау Эльза Азатны үзенең сыер абзарындагы почмакта салам өстендә йоклаган хәлендә «таба». «Кешеләр балаларын кәбестә яфрагы арасыннан табалар, ә мин менә, балакаем, сине салам арасыннан таптым», – дип көлеп сөйли ул соңыннан, инде үзләшеп беткәч. «Син минем коткаручым, – ди. – Иисусны да әнисе аранда тапкан», – дип өсти.

      Фрау – моннан берничә ел элек вафат булган мәшһүр евгеник, профессор фон Фридрих-Клейнның хатыны. Арийлар канының иң затлы кан СКАЧАТЬ