Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 26

СКАЧАТЬ Кызганыч, Азат күрше хуҗалыкларда ярым иректә яшәгән якташлары белән танышырга өлгерми, моңа бик үк омтылмый да, ләкин ерактан гына аларны күргәли. Әгәр алар белән аралашып киткән булса, кем белә, бәлки, малайның язмышы башка якка борылган булыр иде. Яхшы яккамы, әллә начаргамы – анысы икенче мәсьәлә.

      Дөньяны тетрәндергән һәм кан елаткан Һитлер хакимлегенә нокта куелыр көннәр якынлаша. Апрель ахырларында Көнчыгыштан килгән совет солдатлары белән Көнбатыш илләрнең гаскәре бергә очрашалар.

      8 май. «Һитлер капут». Дөрес булса, аның үле гәүдәсен бензин сибеп яндырганнар. Киноларда күреп Азатлар буыны гашыйк була язган Ева Браун да юк икән инде, ул үзенең Һитлеры белән бергә агу эчеп үлүне артык санаган.

      Шулай итеп, сугыш тәмамлана, ә Азат инглиз зонасында – Бөекбритания хәрбиләре кулы астындагы территориядә бүленеп кала.

      Оккупация башта сизелми дә. Тормыш әүвәлгечә дәвам итә, чак кына яхшыра, җиңеләя, әлбәттә, паёклар да арта, авызда эреми торган маргарин һәм тәвә йомыркасы порошогы биргәлиләр. Азат мондый тормышны үзгәртергә уйлап та карамый, бөтенесен үз агымына калдыра. Чөнки аның күңелен шик-шөбһәләр кимерә… Фрау берничә тапкыр Азат белән җитди сөйләшергә тырышып карый каравын, ләкин аның үзенең дә тормышка үзгәрешләр кертәсе килми шикелле.

      Көннәрнең берендә Эльза ханым күршеләреннән берничә гәзит тотып кайтып керә. Җирле типографиядә басылган кече форматлы русча һәм хәтта татарча басмалар. Фрау аларны остарбайтерлардан сорап алган икән.

      Фрау Эльза Азатны каршысына утырта да күптән көтелгән сөйләшүне башлый:

      – Синең серең бар, – ди ул туп-туры. – Илеңдә син… ниндидер бәлагә тарыган булгансың… Мин боларын сорашмыйм, балам… Мин сине гаепләргә дә җыенмыйм. Аллам сакласын! Син инде балигъ булып киләсең, барын да үзең хәл ит. Менә бу гәзитләрне синең ватандашларың чыгарган. Укы. Үз бизмәнеңә салып үлчәп кара. Аннары уйлашырбыз.

      Азат кич буе шул гәзитләрне актарып утыра. Остарбайтерлар үзләренең профессиональ оешмаларын төзегәннәр, милли телле гәзитләрен булдырганнар, үзләре концертлар куеп, төрле бәйгеләр оештырып яшиләр икән. Гәзит мәкаләләре арасында төрлесе бар. Күбесе, әлбәттә, тизрәк Ватанга кайту яклы һәм хәрби хакимиятләрдән шуны таләп итәләр. Азат фикеренчә, матур гына шигырьләр дә күзгә чалына…

      Шулай да бер тешләк автор «Сталин концлагерьларында биш миллион тоткын эшли. Син биш миллион да беренче булачаксың!» дигән фикерне күтәреп чыга.

      Болар малайның җитлекмәгән аңын бутыйлар гына. Хәзер ул кемнең дошман икәнен аермый, ә дуслары күренми… Кая соң ул дуслар?

      Көнбатыш илләрендә Кравченко дигән бер качакның «Мин ирекне сайлыйм» дигән китабы дөнья күрә. Бу «усал телле» китап күп санлы мисаллар ярдәмендә совет чынбарлыгын һәм Сталинның җинаятьчел режимын гаепләп чыга. Китапны төрле кеше төрлечә каршылый.

      Күренекле рус язучысы Константин Симонов, мәсәлән, Кравченконы СКАЧАТЬ