Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 28

СКАЧАТЬ шәһәрендәге ахирәтенә хат та әзерләп куйган һәм Азатка шунда барып сыенырга киңәш итә, ихтимал, ахирәте аңа үзенең букинист кибетендә эш тә табар дип өметләндерә.

      Шул рәвешле, Азат Сәйдәшевнең бормалы тормыш юлында Отто Клейн сәхифәсе ачыла һәм утыз ел дәвам итә.

      Утыз ел – үзе бер гомер. Бу утыз ел эчендә аның Ватанында ниләр генә булмады. Бу дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган Иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагын йөзләгән корбанын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенең кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Дөньяда иң биек Советлар сарае салу планы онытылды… 1961 елда Сталинның мумиясен, мавзолейдан чыгарып, шул ук Кызыл мәйданда җирләделәр. Юлбашчының кызы (Светлана), илне ташлап, яңа ире белән Һиндстанга китте, аның вафатыннан соң, АКШка юл тотты. «Корыч бабай» ның улы Василий Джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен – ипподром тотализаторына, ә сәламәтлеген хәмергә һәм сөяркәсенә исраф итеп бетерде.

      Көннәрнең берендә уяулыгын җуйган Никита Хрущёвны да тәхеттән төшерделәр (байтак еллардан соң, җае чыккач, аның да улы Америкага барып төпләнде). Хрущёв башта, басу-кырларны кукуруз белән тутырып, авыл хуҗалыгын «текә күтәреп» карады. Аннары ярты илгә борчак чәчтергән иде… Илгә ипи чиратларын кабат кайтарган Хрущёвтан соң авыл хуҗалыгын «интенсивлаштыру» га керештеләр. Тора-бара ул да онытылды, һәм СССР җитмәгән икмәкне капиталистлардан сатып ала башлады. Торгынлык… Тынчу заман… Илдә эшсезләр юк, эшлексезләр генә калып бара… Брежнев адәм көлкесе булганчы бетереште. Аңа хәтта татар экстрасенсы, күренекле сәнгатькяр, рәссам, скульптор Илдар Ханов та ярдәм итә алмаган. Ләкин берсен берсе калейдоскоптагы кебек алыштырган чирләшкә генсеклар һәм «тизләнеш» дигән яңа төшенчә белән танышканчы шактый сулар агасы бар әле…

      Азат җирле матбугат һәм радио аркылы СССРдагы вазгыятьне күзәтеп бара һәм, әлбәттә, объектив мәгълүматлардан мәхрүм була, чөнки Көнбатыш матбугаты күбесенчә шау-шулы низагларны, ызгыш-талашларны ярата…

      «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү» турында СССР Югары Советы Президиумының 1955 елгы 17 сентябрь карары шәхсән үзенә кагылмаса да, Азат Сәйдәшев (Отто Клейн) бу мәсьәлә белән үтә кызыксына, чөнки әлеге карар совет хакимиятләренең сәясәте, чыннан да, демократиягә таба борыла башлаганлыгын күрсәтә.

      Сугыш вакытында яраланып, фашистларга әсир төшкән татар шагыйре Муса Җәлилнең 1944 елда Дрезден шәһәренең Шпандау төрмәсендә җәзалап үтерелүе турында ишеткәч, ул Җәлил шигырьләренең немецчага тәрҗемәсен табып укый. «Моабит шигырьләре» аны тагын уйга төшерә. Шагыйрьнең язмышына карата кайбер шик-шөбһәләре калса да, Отто Клейн – Азат Сәйдәшев – үзенең татар булуы белән горурланып та куя…

      1957 елда СССРда Җир планетасының беренче ясалма иярчене җибәрелеп, борын чөяргә яраткан американнарны артта калдыргач, Азат үлчи торган бизмән тагын әле аска, әле өскә чайкала башлый. Җитмәсә, хыялый СКАЧАТЬ