Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 25

СКАЧАТЬ инстинкты тотрыклы тамыр җибәрде бит. Кайчандыр яшьлегендә үзен театр сәхнәсендә дә сынап караган тәҗрибәле фрау Азатны яңабаштан елмаерга өйрәтә. Аристократларча ияк кагып кына баш ияргә, нәзакәтле ханымнарның кулын үбәргә, патефон музыкасы астында баш әйләнгәнче сихри вальста бөтерелергә…

      Бөтен күңелеңне кара кайгы баскан бер вакытта елмаеп кара әле син. Ә фрау чарасын таба. Азатның ифрат ясалма итеп, көчәнеп елмаюын күрүгә үк елый башлый. «Иң матур бер мизгелеңне искә төшер! Йом күзләреңне!» – дип боера ул, аяк тибеп. Әллә шушы кеп-кечкенә әбинең гасабиланып, күз яшьләрен йота-йота аяк тибеп кычкыруы тәэсир итә инде, әллә Азатның хәтерендә кинәт калкып чыккан Ганҗә адәм акылы ирешмәслек ераклыктан аңа матур итеп елмаямы, – икенче мизгелдә Азат каршында басып торган фрау Эльза шатлыгыннан көлеп тә җибәрә.

      Чәнечкене сул кулыңа тотып ашау, үтмәс пычак белән ризык кисеп азаплану һәм, гомумән, табында утыру әдәбе – болары ансат, ул кагыйдәләр, акылга муафыйк булганга, җиңел үзләштерелә.

      Шулай да иң кыены немец теле булып чыга. Фрау Эльза кышкы кичләрдә Азатның башын «дойче грамматик» белән катыра. Татар телендәге алты килеш урынына барлы-юклы дүрт грамматик килешләре белән түгел! Инде немец телен өйрәнеп беттем дигәч тә, аның синтаксисында «кондиционалис» дигән бер нечкәлек кала икән әле, хәерсез.

      Тырышсаң, аны да җиңеп була икән ләбаса. Сәләтле шәкертенең һәр уңышына фрау балаларча куана, аңа карап Азат та ихластан елмая… Ни хикмәт, малай шушы чит-ят һәм, ни әйтсәң дә, үзенә дошман халык теленең аһәңен тоя башлый. Бигрәк тә борадәр Гриммнарның әкиятләрен бирелеп укый. Шундый самими әкиятләргә кирпеч калынлыгы роман фәлсәфәсе ничек сыеп бетәдер? Әллә соң калын-калын роман авторлары чын иҗат сәләтеннән мәхрүмнәрме икән? Кирәк микән андый романнар?.. «Күп сүз – юк сүз» ди бит татар да.

      Ялыктыргыч кышкы кичләрдә электрны сәгатьләп кенә бирә башлаганга, туң май шәме яктысында Азат озын-озын шигырьләр ятлый, аларны, таләпчән фрау каршысына басып, үзе дә әсәрләнеп, ләззәт алып сөйли, сөйләм телен чарлый. «Lorelei»… «Су кызы» шигырен укыганда, аның күз алдына су буенда чал чәчләрен тарап утырган Соня Татаркина килеп баса. Аның тарагыннан көмеш балык тәңкәләре коела, ул тәңкәләрнең бер ягында – СССР гербы, икенче ягында – свастика… Аннары Соня янына кыяга Айдар менеп утыра да күз яшьләренә чыланган тәңкәләрне учына җыя башлый…

      Бу елны Азатның тагын бер казанышы сыер саварга өйрәнү була. Чөнки фрауны кызгана: бәләкәй генә куллары белән сыер савып кергәч, фрау Эльза, карт буыннары сызлауга түзә алмыйча, бармакларын уыштырып йөри, кулын әллә нинди эремәләргә тыгып утыра.

      Профессор фон Клейнның фәнни китапларына Азатның теше үтми, әлбәттә. Ләкин малай, фрау Эльза кебек, галимнең куен дәфтәрен кызыксынып укый. Бу кешегә фашистларның ни өчен уңай караганлыкларын да аңлыйсы килә. Дөресен әйткәндә, «фрау Эльзаның ире фашист ялчысы» дигәнгә ул ышанмый, ышана алмый.

      Һәм моңа СКАЧАТЬ