Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 23

СКАЧАТЬ пар күгәрченнәр кебек тыныч кына гөрлиләр. Лагерьның каравылы һәм персоналы шуннан соң гына подвалдан чыгып, яңадан көндәлек вазифаларына керешә һәм малайларны да иреккә чыгара, чөнки, тревога булу белән, аларны палаталарында бикләп куйган булалар. Хәер, Азатлар бу подвалның бомбадан саклый алуына бик ышанмыйлар да. «Йөзәр кило авырлыктагы бомбадан зонтик белән сакланып маташтың ни, агач йортның идәне астында качып яттың ни» дип батырайган булалар.

      Әлегә лагерьга һөҗүм булганы юк. Унтер Вальтердан ычкынган сүзләргә караганда, бу тирәдә хәрби объектлар, гомумән, юк икән, хәтта, американнар белән инглизләрне бутау өчен, бер җирдә ялган аэродром корып, фанер самолётлар ясап куйганнар. Алдарсың американны! Беренче көнне фоторәсемгә төшереп алганнар да, иртәгесен сыңар самолёт килеп, боларның фальшь аэродромына «агач бомбалар» ташлап киткән. Шулай американнар фашистлардан ачыктан-ачык мыскыллап көлә башлаганнар хәзер…

      Лагерьга урнашып, бер ай үтәр-үтмәс, малайларны территориянең түр почмагындагы лаборатория бинасына унар-унар бала чакырып китерә башлыйлар. Баксаң, лаборатория дигәннәре кан ала торган пункт икән. Башта, әлбәттә, әңгәмә үткәрелә. Сәяси әңгәмә. Шагыйрь күңелле Пётр Митрофанович Петухның политинформациясе кебек үк ясалма, өстәвенә, математиклар әйтмешли, минус тамгасы белән. Җитмәсә, әңгәмәне китель йә гимнастёрка кигән кеше түгел, бәлки ап-ак халат кигән карт табиб үткәрә.

      «Сез үзегезнең каныгыз белән ятимханәләрдә авырып яткан балаларга, бичара туганнарыгызга, яралыларга, Бөек Германиягә ярдәм итәсез, җиңү сәгатен якынайтасыз. Без сезне ашатабыз-эчертәбез, тәрбиялибез, җил-яңгыр тидермичә, һәртөрле авырулардан саклыйбыз. Германия тиздән үтә куәтле, чын мәгънәсендә дәһшәтле яңа корал кулланачак, һәм бөтен дөнья аның каршында тез чүгәчәк. Сез сау-сәламәт килеш шул Җиңү көнен күрәчәксез! Хайль!»

      Шнейдер фамилияле бу табибның улы Көнчыгыш фронтта хәбәрсез югалган. Менә ул үзе дә карт башы белән халкы һәм ватаны файдасына эшләвен дәвам итә икән. «Юк, – дип уйлый Азат, – бу пенснелы мөлаем карт йә үзе алданган, йә күз дә йоммый ялганлый».

      Кан биреп кайткан беренче төркем малайларда башта әллә ни шик-шөбһә тумый әле. Кан алганда авырту-мазар сизелми, бөтенесен бик чиста эшлиләр икән. Ягымлылар, ибен ипкә китереп, җайлап, йомшак кына сөйләшәләр, «күгәрченкәем» дип эндәшәләр, башыңнан сыйпыйлар… Тик каннары агып төшә торган пыяла банкалар катыргы тартмалар эченә яшерелгән була.

      Кан биргәч үк, малайларга татлы сөт эчерәләр, кулларына берәр алма тоттыралар. Башлары әйләнеп куя куюын, әмма йоклап торгач, икенче көнгә, бөтенесе нормага кайткан кебек була. Соңгы вакытларда малайларның тамаклары тук булганга, яшь организмнары тиз генә бирешми.

      Азат чират буенча дүртенче төркемгә эләгә. Соңгы елларда төшкән тукмаклар аны һәрнәрсәгә, һәр кешегә сак карарга өйрәтеп өлгергән инде. Һәм бу шикчеллек аңарда бик озак дәвам итәчәк әле. «Мин бу шикчеллектән туган илгә СКАЧАТЬ