Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 14

СКАЧАТЬ булсын? Хезмәт алдынгысы комсомолка Соняга бер шәһәр түрәсенең күзе төшкән. Райкомол секретарена әйткән: «Бу чибәр кызны ял базасына эшкә алсаң, райкомга утыртам үзеңне», – дигән. Тегесе ниләр белән кызыктыргандыр, Алла белсен, ләкин тиздән Соня шушында массажистка булып эшкә урнашты… Михаилы, әлбәттә, аяк терәп каршы торган, егетнең күңеле сизгән, күрәсең… Соня-Солнышкосына ялынган: «Киләсе елда техникумны бетереп кайтам, гөрләтеп туй итәрбез, – дигән. – Әйдә, бүген үк язылышыйк», – дип караган. Ә Соньканың үз планы, «син кайтуга туйлык акча әзерләп куям», фәлән дә фәсмәтән…

      Киләсе елда соң була инде, соң… Тәҗрибәле җитәкчеләр – карт төлкеләр – комсомолка Соняны тәмам кулга ияләштереп бетерәләр. Айлы, сандугачлы бер Украина төнендә Сонька анадан тума килеш фонтан әйләнәсендә бии… Аны дистәләгән азгын, исерек «кызыл айгыр» тамаша кыла. Ихахай да михахай… Аннары, кул-аякларыннан тотып, суга ыргыталар… Алай да айнымый Сонька, үрмәләп чыгып, тагын биергә тотына…

      Вася агай инде эре шәһәрләрдән халыкны һәм мөһим заводларны көнчыгышка эвакуацияләү башланганлыгын әйтә. Спецдомны да каядыр Себергәме, Казахстангамы күчерергә тиешләр икән. Кичә бирегә район вәкиле килеп, персоналның гомуми җыелышында нәкъ шушы мәсьәлә каралган. Тик шунысы бар: станциягә илтү өчен фәкать өч йөк машинасы биреләчәк, шуңа күрә беренче чиратта документларны, кыз балаларны һәм тәрбиячеләрне алып китәчәкләр, малай-шалай икенче чиратка каласы икән. «Өлгерсәләр, – дип башын чайкады Вася агай, – өлгерсәләр… Немец инде, артык каршылык күрмичә генә, машинада сыбызгысын сызгырта-сызгырта, «Үber alles» ын җырлый-җырлый килә икән…»

      Вася агай Азатка кичә үзе шаһит булган тагын бер вакыйга турында сөйли. Әлеге вәкил белән Соня арасында коточкыч ызгышны күзәтергә туры килгән аңа.

      Мунча алдында камыт ремонтлап утырганда, ишек ярыгыннан күрә бу: ат абзары янындагы агач эскәмиягә башта район вәкиле, аннары Соня килеп утыралар. «Нинди яшерен сүзләре бар икән боларның?» дип уйлый карт һәм ишек янынарак килеп колак сала.

      – Мине беренче чиратта китәчәкләр исемлегенә керт! – дип таләп итә Соня.

      – Юк, кертә алмыйбыз, – ди аңа вәкил. – Җирле халыктан булган персоналны, гомумән, алмаска боердылар, мин менә элекке танышлык хакына сезне, гражданочка, исемлеккә теркәп, югарыдан килгән күрсәтмәне болай да бозам әле… Иске дуслык хакына…

      – Дуслык, пычагым! Синең «дуслык» бөтен хәятымны пыран-заран китерде минем… Йа Раббым, синең тасма телеңә ышанып килеп каптым бит мин бу бардакка… Син бит мине зина юлына бастыручы! Син бит мине шәнкерле түрәләреңә саттың, хәшәрәт! Ничек дус булыйм ди мин сиңа? Бу дөньяда бер генә дустың да юк синең! Булырга тиеш түгел!

      – Үлчәп сөйләргә киңәш итәм, гражданочка. Юкса…

      – Нәрсә «юкса»? Советка каршы дип, сәяси «илле сигезенче» не чәпәрсеңме, Дзержинский? Курыкмыйм! Миңа монда барыбер көн күрсәтмәячәкләр, минем кемлегемне районда белмәгән кеше юк, аңлыйсыңмы? Миннән җирәнә халык, җирәнә! Фиркале Матрас минем кушаматым, аннары гына Нормальный Ход… Әнкәем, СКАЧАТЬ