Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 15

СКАЧАТЬ завучларын да, Чкалов даныннан мәхрүм калган бәхетсез һәм зәгыйфь Чумакларын да малайлар соңгы тапкыр күрәләр.

      – Мине онытма, – дип пышылдый Ганҗә, үзе кузовтан Азатның кулларына таба үрелә. – Син исән калачаксың!

      – Син дә онытма.

      – Онытмам!

      Бөреләнеп кенә килгән хисләр – самими, яшь, ганҗә мәхәббәт – шушында өзелә.

      Бу көн вакыйгаларга бай була.

      Иң элек Мурзаевның, бер-ике куштанын ияртеп, спецдомнан качып киткәнлеге ачыклана. Буш кул белән китмәгәннәр, әлбәттә, ашханә тәрәзәсеннән кереп, каты-коты ризык чәлдергәннәр. Әмма администрация шау-шу куптармый. Качканнар һәм вәссәлам. Сукбайларны эзләп маташыр чакмыни?

      Төштән соң хутордан почтальон килә, сәерсенгән һәм ап-аек Соняга ике хат тоттыра. Фронт хатлары. Берсендә – кызылармеец Михаил Журавельның батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат – Михаилның үзеннән. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган. Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил – анысы караңгы, ә Соняның, Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып, бәргәләнә-бәргәләнә елаганын Азатның энесе Айдар күргән.

      Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, соңгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп, күксәү начальник җитәкчелегендә төнлә, спецдомны язмыш кочагына ташлап, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Иртәнгә монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар Вася агай белән аның чукрак карчыгыннан башка этле җан да калмаган. Малай-шалай белән дуслашып беткән, нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган Полканны да алмаганнар алуын. Мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята – каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим калган сыерчык оясы шикелле кызганыч та сыман… Аңламассың бу күңелне.

      Ирек исе килә… Дары исе килә… Икесе дә исертә…

      Ә Соня? Ә Соня беркая да китмәгән. Аның гәүдәсен Вася агай иртән иртүк багор белән буа төбеннән эзләп таба һәм, малайлар торгалаганчы, такта-токтадан табут, аннары агач тәре дә әмәлләп өлгергән була инде.

      Культмассовик Соня Татаркинаны буаның аргы ягындагы калку урында, малайлар казыган тар кабергә җирлиләр. Җеназага хутордан кеше чакырып тормыйлар, табут өстендә Вася агайның карчыгы гына нидер быдырдый, укына. «Ә Соня табутта тыныч кына йоклаган кебек ята иде, борынгы мәрмәр алиһә кебек гүзәл…» – дип пышылдады Азат, ничә еллар үткәч, миңа сөйләгәндә.

      Әлбәттә, Соня үзе суга ташланган. Юк, ташланмаган, моны Василий карт Азатка болай сөйли: «Төнлә белән, күпме үгетләсәләр дә, Соня машинага утырудан баш тарта, «минем урыным монда» дип кырт кисә».

      Машина китеп баргач, бөтен колониягә һәм ятим малайларга бердәнбер химаяче булып калган Василий Фомич тимер капканы үз кулы белән дөмбердәтеп яба, хәтта бикләп СКАЧАТЬ