Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 42

СКАЧАТЬ белгән инде аны?..

      – Алай да Сибгатулла абыйны күреп сөйләшсәң начар булмас иде…

      – Киңәш итмим, – дип кырт кисте Егор. – Шин аның ачуын гына китерәшең, хәжер урышларны күралмый ул. Малаең белән гомерлеккә аерылышшаң, үжең нишләр иең икән, атакай?

      Егорның бу соравы ачуын китерде. Надан дисәң дә надан инде авыл кешеләре! Дин хакына өйләнүдән дә баш тарткан, аның нәрсә икәнен дә белмәгән кешегә, бигрәк тә руханига, шундый сорау бирәләрме инде, йә?! Үзенең өйләнмәгән булуы хакында әйткән иде бит инде ул аңа, ахмак булмаса!

      Архимандритның бу турыдагы күңелсез әңгәмәне озайтасы килмәде, ул, ачуын йотып, бары тик:

      – Шулайдыр инде анысы, шулайдыр, – дию белән канәгатьләнде.

      Аннан соң бәрәскәлеләрдән кемне, кайсы гаиләне христианлыкка тартырга мөмкин булуы турында сөйләшеп алдылар, чөнки монда тагын килеп чыгуының сәбәбе дә шушы мәсьәлә иде ич.

      – Бер дә әйтә алмыйм шул, – дип уйга калды Егор, бу хакта сүз кузгалгач. – Бик тә начар тормышта яшәүчеләр күп күбен дә… Әгәр шундыйларны кием-шалым яишә күлмәклек шитшы-мажар белән кыжыкшындырып булша гына инде… Белмим тагын…

      – Без мондый бүләкләр бирүне оештыра алабыз, – дип җанланып китте миссионер, – тик үз диннәреннән генә йөз чөерсеннәр!

      – Кайберәүләр ялангач йөри диярлек. Алар арашында диннәренә бөтен күңеле белән бирелмәгәннәре дә булырга тиеш дип уйлыйм.

      – Минем үзем белән алты пар аяк киеме, сигез кафтан, бераз шикәр бар бит, әй! Шуларны бүләк итеп карасак? Ничек уйлыйсың, Егор, аларга ия табып булырмы? Берәрсенә бүген үк барып карасак? Ә? – Атакайның төссез күзләрендә өмет чаткылары кабынды.

      – Кемгә барып карыйк икән шоң? – диде Егор, уйга калып. Сүзен бераздан гына дәвам итте: – Ярар, тәвәккәлләп карыйк, алайша. Тау башы очындагы Рәхимуллага барып карыйк, булмаша. Бик авыр тормышлы… Бершеннән-берше кечкенә дүрт балашы гына бар! Житмәшә, шоңгы балашын тапканда, хатыны да үлеп китте мешкеннең!..

      – Киттек!

      – Тик шин бүләкләреңне үжең белән алмый тор әле. Болай гына, анда да икәү генә барабыж. Монахларың монда калшын, аларны да алмыйбыж. Башта аның кылларын тартып карарга кирәк әле…

      – Ярар, син әйткәнчә булсын.

      Егор, Рәхимулла атлы бу кеше бик начар тормышлы, дигәч, атакай аның йорт-каралтысын да шыксыз итеп күз алдына китергән иде. Шуңа күрә аның өе янына килеп җиткәннән соң, тактадан ясалган капкасын, йортының да, гәрчә иске икәнлеге күзгә бәрелеп торса да, шактый төзек һәм җыйнак хәлдә икәнен күреп алгач, ирексездән: «Боларны Егорның йорт-җире белән чагыштырып та булмый ич!» – дип уйлап куйды.

      Өйгә беренче булып Егор керде, ә атакай – аның артыннан. Хуҗа – кырык-кырык ике яшьләрдәге уртача буйлы, түгәрәк битле, чәче пәке белән кырылган ир-ат – өйдә иде. Аннан башка – Егор дөрес әйткән икән! – бер почмакта, чыр-чу килеп көлешә-көлешә, дүрт бала СКАЧАТЬ