Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 43

СКАЧАТЬ аңламыйм, – диде Рәхимулла.

      – Кыланма ла инде, кыланма, Рәхим! Мин беләм ич: урыш телен яхшы шукалыйшың ич шин!

      – Мин урысча незнайт, – диде өй хуҗасы, Раевскийга карап. – Ничего незнайт… Не понимайт…

      – Жнает, жнает! Нарочно он, нарочно… – дип, Егор үзенә ачу белән карап алган атакайны тынычландырырга ашыкты. Аннары, татарчага күчеп, авылдашына таба борылды. – Жүләр шатма, Рәхим! Ул шиңа ярдәм итәргә тели. Аның шикәре, итекләре, өшкә кия торган кафтаны бар! Теләшәң, ул аларны шиңа бүләк итә ала. Бер тиеншеж. Ишетәшеңме? Бер тиеншеж!

      – Нигә шулкадәр юмарт икән ул, ә, Егор дәдәй? – дип сорады Рәхимулла, аңа үзенең матур, ниндидер шаян, хәйләле чаткылар ялтырап киткән чем-кара күзләре белән туры карап. – Нәрсә, әллә аңа, миңа булышырга дип, Казаннан ук әйтеп җибәргәннәрме?

      Егор аның тел төбен шундук аңлап алды. Димәк, ул үзенә күрсәтелгән ярдәм өчен ни беләндер барыбер түләргә кирәклеген чамалый! Шуңа күрә, боргаланып-сыргаланып тормыйча, турысын әйтеп салырга булды:

      – Ни инде… Шиңа бежнең дингә күчәргә кирәк, Рәхим. Һичшикшеж, күчәргә кирәк! Тормышың жиңеләеп китәр. Авыр бит шиңа, бик авыр. Хатының булша да бер хәл ие…

      – Киңәшең өчен би-и-ик зур рәхмәт, Егор дәдәй. Ләкин побыңа әйт: мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел. Кабатлап әйтәм: Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул! Шөкер, бүгенге көндә теләнчелеккә чыкканыбыз юк. Киләчәктә дә чыкмабыз, Аллаһ боерса. Син аңа минем сүзләрне яхшылап җиткер, Егор дәдәй! Мин бер пар итек, бер шакмак шикәр яисә бер кафтан өчен әби-бабаларымнан килгән иманымны сата торган кеше түгел. Башка минем янга килеп тә йөрмәсен!

      – Үж бәхетеңнән үжең йөж чөерәшең бит шин, Рәхим. Кара аны, аңыңа килершең, шоң булыр, – диде Егор, ачуы килеп. – Малайларың рекрут яшенә житәр, менә шунда ишеңә төшәр шинең! Ник тыңламадым икән, дияршең!

      – Ярар, Егор дәдәй, сүзне шуның белән бетерик әйдә. Йә ачуланышып китәрбез. Бер-беребездән дошман ясашмыйк!

      – Ярар шоң, шау бул, Рәхим! – диде Егор һәм алар сөйләшкәнне берни аңламыйча тыңлап торган архимандритка дәште: – Пошли, батюшка!

      Капка төбенә чыктылар. Икесе дә – сөйләшүне алып барган керәшен дә, аларның бер сүзен дә аңламаган, ләкин күңеле белән монда эшнең барып чыкмаганын бөтен күңеле белән сизенгән Раевский да ачулылар иде.

      – Нәрсә, бирешмиме? – дип сорады атакай, бераз вакыт сүзсез генә атлаганнан соң.

      – Үжен әллә кемгә куйган була. Иманын шатмый, имеш!

      – Ул иман дигәне нәрсә тагын?! – дип гаҗәпләнде Раевский.

      – Моны аңлатуы авыр, атакай. Чөнки урышларда да, беждә дә юк «иман» дигән шүж. Ә болай аны үж диненә ышану дияргә була. Ул бик жур нәршә, атакай, бик жур нәршә!

      – Аңладым мин, – диде ачуы килгән атакай төрпә генә. – Бүләк турында әйттеңме соң син аңа?

      – Ишетергә дә теләми! Мин хәерче түгел, ди.

      – Әй авыр да соң бу татарлар белән сөйләшү-ү-ү! – дип сузды архимандрит.

      – Алар гади татар гына түгел, мөшелман бит алар, атакай. Мөшелман! СКАЧАТЬ