Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 49

СКАЧАТЬ китеп бераз торгач кына, кәефем сынарга килгән дигән нәтиҗәгә килде. Ә кәефе аның, әйтергә кирәк, шәптән түгел иде.

11

      Сарай тарханы, диван вәзире, диван казые, диван мәлиге, кала наибы, казнабаш, җансакчылар башы, атбагучылар башы, бакбашларны Илһам хан аерым-аерым чакыртып сөйләште. Күбесенең гаилә-балалары Казан, Җүкәтау якларына озатылган иде инде. Әмма корал тотардай, каланы саклардай ир-атлар барысы да Болгар шәһәрендә калдылар. Алар башкаланы дошманнан сакларга, һәммә кеше үз вазифасын үтәргә тиеш иде.

      Диван Хафизны үзен генә дәштерде һәм кисәтеп куйды: «Һәр мәчеттәге мөридләр шәех Кол Гали хозурына барып рөхсәт алсын һәм, Артык баһадир тарафына килеп, корал белән эш итәргә өйрәнсен. Корал тотып, кала сакларга хәлләре булмаганнарны каладан озату хәерлерәк. Калада һәр тамак исәпләнгән булсын».

      Шул ук вакытта сарай шәрифенә авыр йөк салды. Сарайга кергән һәм сарайдан чыккан хат вә рәсми кәгазьләр кятип Хафизга күрсәтелмичә иясенә озатылмасын. «Бүгеннән бер генә хат та, бер генә фәрман да миңа күрсәтелмичә чыкмасын да, кермәсен дә».

      Һәммәсе дә аны ярты сүздән аңладылар. Фәрманны җиткерергә аннан вәзире үтенде, чөнки ханны санга сукмый башлаганнар икән.

      Илһам хан тик ятмады, Биккол һәм Мәүлә Хуҗа аша Каракорымда Үгәдәй ханда вәзир вазифасын үтәгән Әхмәт Ясәви белән элемтәгә керергә тырышты. Һәм, күп тә үтми, Мәүлә Хуҗа моңа иреште. Әхмәт Ясәви исә аңа: «Илһам хан чыңгызилар белән килешеп яшәргә теләсә, Үгәдәй хан каршына килеп сыгынсын», – дигән җавап җибәргән. Атасы Чыңгыз үлгәннән соң, монголлар башына менгән Үгәдәй хан хәзер яуга йөрми, калада гына ята икән. Бу инде – ошбу халыкның дөнья халкы белән идарә итәргә җыенуы дигән сүз. Хәзер шул илләр биләгән дәүләтнең гаскәриләре Болгарга килеп төртелделәр.

      Илһам ханның, берьялгызы калганда, башына мең төрле уй килә. Ул, ни кылырга белмичә, җансакчылары һәм вәзире Тимбай озатуында кала ныгытмаларын тагын бер күздән уздырып чыкты. Һәр җирдә әйбәт әзерлек күреп, күңеле тынычлана төште. Аны һәр җирдә олылап каршыладылар. «Хан хәзрәтләре, дошман каланы ала алмас, ышаныгыз, ышаныгыз!» – дип кычкырдылар. Әнә шул хәл аның икеләнә башлаган күңелен тәмам ныгытты. Әйе, куркасы юк, алар башкаланы сакларлар, дошман кулына бирмәсләр.

12

      Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Ләйлә тамчы судай әнисе Зөлхидәгә охшаган иде. Һәм әнисе Зөлхидәнең йөзеннән нур балкыган кебек, кызыннан да нур балкый. Гәүдә-сыны, зифалыгы, сөйкемлелеге, мөлаемлыгы да суда чагылгандай әнисенеке иде. Кол Гали өчен бу көтелмәгән хәл булды. Шул чиккә җитеп кызы анасына охшарга мөмкинме?! Мөмкин икән ич, сөйләшкәндә, кинәт кенә ирен бүлтәйтеп куюларына чаклы әнисенеке. Кыяр-кыймас кына ул кызның күлмәк астына яшеренгән сынына күз сала, әлбәттә, күзаллау аша һәм начар эштә тотылган баладай үзалдына кызарынып чыга, кулындагы каләмен кыса төшә һәм күңел чылбырына җыелган шигъри сүзләрне алдындагы ак кәгазьгә тезә башлый. Сабыры төкәнгәндә, ул аны янына дәшмәкче була, каләмен кара савыты читенә куя һәм бер ноктага текәлеп уйга кала. Хәят агышы аның һәрчак сикәлтәле булды, кайчандыр СКАЧАТЬ