Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 44

СКАЧАТЬ да синең арттан җибәрер.

      – Мөгаллимем җибәрсә, Бәхтияр, мин кайтып аңардан гафу үтенермен, алдына тезләнеп. Яраттым мин синең әниеңне, Бәхтияр. Ул шундый ачык йөзле, гади-садә.

      – Сине бит атам алып кайта, Бүләк?

      – Әниеңә кыз бала итеп, шулаймы, Бәхтияр?

      – Миңа дип әйтсәм ачуланмассыңмы? Ачулансаң, хәзер чыгам да китәм. Чөнки мин…

      – Бик җитди хат алып кайткансың, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм табынга килеп утырды. – Хат тәгаен миңа түгел түгелен, шулай да рәхмәт сиңа. Шөкер кылып, ашагыз әле, җимешләреннән дә җитешегез. Мәфтуха апа, кичә Ага Базардан алып кайткан хәлвәне дә китер әле. Миңа бүген иң-иң кадерле кунаклар килгән. Җитмәсә, берсе үз шәкертем, үз… Ләйлә, Биккол ничекләр ала алды сине нойон кулыннан? Гаҗәп.

      – Белмим, акча түләде бугай. Ул әниемне дә коткарырга бик теләгән иде, нойон бирмәде, нигәдер риза булмады.

      – Җучи ханга билгеләнгән, шуңа бирмәгән. Нойон булса да, башы ике булмагандыр, чөнки Сүбәдәй әниеңне Җучи ханга билгеләгән булгандыр. Тик икенче бернәрсә мине аптырауда калдырды. Монголлар Үргәнечтә, сабый кыз балаларны тәрбияләү өчен, мәдрәсә ачканнар. Хәйран калмалы. Кем моны өйрәтте икән Сүбәдәйгә?..

      – Кызлар буй җиткәч, аларны килеп-килеп алып киткәләделәр, мөгаллимем.

      – Сине дә сорадылармы?

      – Мине Җамалбикә абыстай берәүгә дә бирмәде, сорадылар. Күп акчалар тәкъдим иттеләр. Еш кына ул мине яшереп калдырды. Үз бүлмәсенә яшерер иде дә нойоннар киткәч чыгарыр иде.

      – Харәземдә монгол тарханы утырамы?

      – Монгол тарханы халыктан ясак җыймый, баскаклары җыя. Аннары Каракорымга озаталар. Ун егеттән бер егетне Сүбәдәй баһадир үз төмәненә ала, диде Җамалбикә абыстай. Сүбәдәй баһадир үзе Үргәнечтә еш булмый, ике-өч айга бер генә, әмма килгән саен мәдрәсәгә кагыла, кызларны күреп китә. Угланнарына кыз эзли дип тә шаярталар иде кызлар.

      – Ниндирәк кеше соң үзе? Корыч баһадир дигән булалар.

      – Бер күзенә чүпрәк бәйләгән, эчкә баткан яңаклы, чандыр чырайлы, шактый озын гәүдәле. Сакал-мыегы юк, әллә йолка, әллә Ходай бирми үзенә. Әмма кыяфәте үк кырыс, аз сөйләшә, таләпчән, нык бәдәнле кеше, диде Җамалбикә абыстай. Аңа барысы да буйсына, ханнар да аның белән исәпләшә, нойоннар турында әйтеп тә торасы юк.

      – Димәк, атаң Баһман баһадирны Сүбәдәй әсир итә?..

      – Белмим, мөгаллимем. Безне алып килгәндә, атам анда иде инде.

      – Бәхтияр, ә сине Саксинга җыенасың дип әйттеләр, хакмы шул?

      – Әйе, шәех, иртәгә үк кузгалам.

      – Саксин камауда, без аны читләтеп үттек, Сәлахетдин агай шулай теләде.

      – Мин Саксинга хан әмерен илтәм, шәех хәзрәтләре, – диде Бәхтияр һәм нигәдер Ләйләгә күз төшереп алды.

      – Димәк, монголлар Саксинны алып, шул тирәләрдә бер йодрыкка әверелеп, бире таба кузгалырга исәпләре, – диде Кол Гали, үзалдына сөйләгәндәй. – Ләйлә, сине Биккол бабакаең биредә калырга дип җибәргән, минем СКАЧАТЬ