Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 50

СКАЧАТЬ Аның һәр вәгъдәсе, һәр күз карашы, шигъри сүзләре кыйсса юлларында урын алды, мөлаем вә сөйкемле карашлары, күз сирпүләре энҗе бөртекләре кебек кәгазь битенә төште.

      Кол Гали каләмен куйды, кулларын кушырып, соклануын яшерми Ләйләгә карады. Ахыр түзми, яңа гына ак кәгазьгә төшергән юлларын укыды:

      Ул Җәбраил, хәбәр алып, тагын килде,

      Тәңресеннән Йосыфка күп сәлам кылды:

      «Алда синең нәкъ алтмыш ел гомерең калды,

      Шуңа лаек эшләреңне эшлә имди».

      – Мин сезне бүлдердем, мөгаллимем», – диде Ләйлә, зәңгәр төскә куе яшел яфраклар төшкән күлмәк җиңнәрен рәтли төшеп. Башын кырын салды, нәкъ менә, нәкъ менә әнисе инде, ул да шулай башын кырын сала төшеп елмаер иде дә: «Йа Хода, Кол Гали абыйсы, бу хәтле пәйгамбәргә охшарсыз икән», – дияр иде.

      Галәм, җиһан, җирдәге һәммә тереклек – барысы да тавыштан тора, әмма Ләйләдән чыккан моң вә нур барысын да күмәр һәм ниндидер мизгелгә сине әсир итәр, әсәрләндерер иде. Нинди көч бар бу хатын-кызда? Каян ала алар бу көчне һәм нигә шулай гүзәл яратылалар? Зөлхидәсе юк, аның каравы аның кызы каршында. Ул аны көтте. Ходай Тәгалә аның үтенечен кабул итте. Бу кыздан да әнисе Зөлхидәдән балкыган кебек нур балкый. Аны күрше-тирәдәге бала-чагалар, хәтта өлкәнрәкләре дә күрергә киләләр, инде мөгаллиме белән базарга чыкса, үткәне-сүткәне, Ләйләне күрүгә, туктап, ачкан авызын ябалмый катып кала. Хәйран, күктән төшкән алиһәме әллә дигән сорау куя сыман. Кол Гали Ләйләне затлы итеп киендерде, үз киемнәренә игътибар итмәсә дә, Ләйләне чәчкә кебек киендерде. Күзгә ташланырлык чәчәкле тукымалардан, иң яхшы тегүчеләрдән тектереп алган күлмәкләр, ян кырыйлары кеш тиресе белән каелган камзуллар, асылташлар белән бизәлгән калфакларны еш алыштырды Ләйлә, затлы һәм күзгә ташланырлык итеп киенү аның үзенә дә ошый башлады. Ләйлә турындагы хәбәр калага бик тиз таралды. Тик аның, ошбу гүзәл затның, Кол Гали шәехкә кем буласын гына тәгаен белүче юк иде. Гүзәл кыз Ләйлә турындагы хәбәр Илһам ханга да килеп ирешкәч, ул аларның икесен дә кичкә табынга дәштерде. Бу хакта Кол Гали Ләйләгә әйткәч, кыз хәтта бераз һаваланып киткәндәй булган иде. Ләкин шундук мөгаллименең кулына килеп сарылды.

      – Илһам ханның өйләнмәгән оныклары бармы әллә? – дип сорады.

      – Бар, ләкин алар сабыйлыктан яңа чыгып киләләр әле. Әллә берәрсенә кияүгә алып калырлар дип куркуыңмы, Ләйлә?

      – Минем синнән аерыласым килми, мөгаллимем. Әнием истәлеге хакына мине берәүгә дә бирмә, мөгаллимем…

      Кол Гали һәрчак Ләйләне сөюдән үз-үзен тыеп килде. Ул аны рәнҗетүдән курыкты, ул аны һәрчак үз баласы итеп күрде, гәрчә Ләйлә җиткән кыз булса да; аның сурәтендә ул Зөлхидәне күрде, аны юксынды, аны хәтереннән җуя алмый интекте вә сагышланды. Аллаһы Тәгалә иңдергән ошбу кыз баладагы камиллек, зиһен сафлыгы һәм гүзәллек сокланмаслык та түгел иде шул. Шул ук вакытта ошбу гүзәллеккә озак бакса, йөзенә оят килер сыман, чарасыз калып, карашын СКАЧАТЬ