Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Асылгәрәй әкә, Асылгәрәй әкә! – дип, тамгачы каршына килеп басты углан.
– Ни булды, янасызмы әллә? – диде Асылгәрәй, берни булмаган кебек.
– Атам…
– Нәрсә атаң?! Кая үзе?!
– Атам кызларга тимәскә кушты.
Асылгәрәй азамат егетләренә күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.
– Әллә берәрегез кагылдымы кызларга?
– Аллам сакласын, Асылгәрәй әкә…
Сәүдәгәр Сәлахетдин угланын Асылгәрәй читкәрәк алып китте.
– Ничә кыз алып килде атаң?
– Җиде, Асылгәрәй әкә, җиде.
– Җиде алтын, кырык тугыз дирһәм, димәк. Җиңел байый, җиңел байый атаң, кем әле атың?
– Хәйретдин.
– Әйе, Хәйретдин.
Асылгәрәй ошбу сәүдәгәр угланы Хәйретдиннең күзләренә бакты, туры карады. Егет җете кара күзле, киң куе кашлы, җәйпәгрәк йөзле, чөенкерәк борыны астында кызлар кашы кебек кенә мыегы сызылып тора, сакалын йолка булса кирәк, ияге шоп-шома.
– Үргәнеч хәзер монголлар кулында – Җучи хан олысы. Шулаймы?
– Шулай, Асылгәрәй әкә.
– Анда иманлы кешеләр аз да инде хәзер. Барысы да монголлар кубызына биидер.
– Юк, Асылгәрәй әкә, монголлар Харәземдә юк хәлендә, ил белән Мәхмүд Ялавач әмир идарә итә.
– Ә ул мөстәкыйль вә бәйсез рәвештә фәрман бирә аламы соң?
– Акча сугарга, гаскәр тотарга хакы юк бугай.
– Акча сукмагач, гаскәр тотмагач, нинди әмир инде ул?
– Ә фәрманны бирә, Асылгәрәй әкә.
– Атаң Сәлахетдингә Болгарга кызлар алып килергә дипме?
– Кызлар алып килергә дә, сәүдә итәргә дә атам кулында пәйҗә[1], монгол ханы биргән пәйҗә.
– Һы, – диде Асылгәрәй. – Һы, ышансаң ышан, ышанмасаң— юк. Ә бит теге елларда монголлар Үргәнечтәге бер генә җан иясен дә калдырмый кыра, диделәр.
– Үзләренә каршы торганнарны гына суя монголлар, дин әһелләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә тимиләр, хатын-кызларга да…
– Шуңа ишәеп киттеме Үргәнечтә кызлар, шуларны китердегезме?
– Һик, – диде Хәйретдин. – Һик…
– Ялганлыйсың, очкылык тота башладың. Ә атаңа әйт, Хәйретдин, кызларын мин үзем китерермен хан кәрвансараена. Бүген сәүдәгәрләрне вәзир Тимбай үзе тикшерә, өч тыкрык үтүгә, үзегез үк тап булырсыз. СКАЧАТЬ
1
Пәйҗә(пайцза) – аерым хокук билгесе итеп монгол ханы тарафыннан бирелгән алтын (көмеш, чуен, җиз, агач һб.) тактачык.