Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 45

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Бәхтияр ат менгән иде инде, Кол Гали аның янына килде.

      – Ә син, егетем, саклан. Бачман баһадирга, Акбикә җиңгәчәйгә сәлам юлла. Исән-сау әйләнеп кайт.

      – Иншалла, әйләнеп кайтырмын. Ләйләне җибәргәнегезөчен рәхмәт сезгә. Хәлемә кердегез. Мең шөкермен…

      – Ак юл сезгә, амин.

      Ат тоягы тавышлары тынгач, колагына эленеп торган тупылдаулар беткәч кенә, капка төбендәге тактага утырды. Рәхәт иде кич: тымызык кына караңгы төшә, сирәк-мирәк кенә сарык бәрәне бәэлдәп куя йә үгез мөгри, ул да түгел, күрше өйдә генә этләр, ләң-ләң өреп, тынлыкны боза. Күк йөзен йолдызлар каплады. Кол Гали күккә карады. Җиһан. Галәм. Адәм баласы белмәгән нинди серләр саклыйсың үзеңдә? Кая синең җәннәтең, оҗмахың? Раббым, барсың икән, Ләйләне таптың, китердең, инде анасын да табып китер, кавыштыр безне, дөньялыкта кавыштыр, күңелебездә мәхәббәт, йөрәгебездә дәрт сүнмәс борын. Һай, гүзәл идең дә ич, Зөлхидәкәй. Сиңа барыбыз да гашыйк идек. Ә ир-канатың үзеңнән күзен дә ала алмас иде. Ни яшь булсам да, кичерә күр баһадир Баһман, мин дә синең хатыныңа гашыйк идем. Күргән саен күрәсем килер иде һәм гүзәл йөзенә карап туймас идем. Кызың да ике тамчы судай үзеңә охшаган, сөйләшүләренә кадәр синеке, мөлаем итеп елмаюлары да синең йөзеңнән уелып алган кебек. Сине күргәнгә кадәр, мин күңелем түрендә яшьлегем, үсмер чагымдагы мәхәббәтне Зөләйханы – йөрттем. Бөтен мәсләгем-уемны ул биләгән иде. Уй-хыялымда ул булды. Ә менә сине күрдем дә барысы да юкка чыкты дип әйтә алмыйм, әмма күңелемдә ниндидер үзем дә аңлап бетермәгән күчеш булды. Мин беренче шигырьләремне дә, хәтта кыйссамны да аны күз алдымда тотып язар идем. Сине күргәч, барысы да асты өскә килде. Күзләреңә багар идем дә үз-үземне кая куярга белми башлар идем. Мин аны сиңа сиздермәдем. Һәрхәлдә, сиздермәскә тырыштым. Ләкин син сизгәнсеңдер, чөнки юнәлешен югалткан кәрвандай кая барырга белми, ни эш кылырга ниятли алмый югалып калыр идем. Ә син мине егет буларак оялчан, артык тыйнак булганым өчен яраткан идең. Хәтереңдәме, бер тапкыр ир-канатың алдында: «Аталары, буе җитсен дә, Ләйләне мөгаллименә генә бирербез инде», – дигән идең. Юк, көлмәдең син, ихлас күңелдән әйттең, ә ир-канатың синең теләгең ихлас кабул итте. «Көтсә ярый да бит, көтмәс, бүгенге яшьләр ашыгалар», – дигән иде. Ә син әйттең: «Көтәрсеңме, мөгаллим абыйсы?» – дидең. Мин, ни әйтергә дә белми, тәгаен каушап калдым, бөтен бер гәүдәмне, кулларымны кая куярга белмим. Әйтерсең син мине үтәли күрәсең дә, барысын да беләсең кебек иде. Шуннан баһадир Баһман әйтте: «Мөгаллиме көтсә, Ләйләнең бүгеннән үк колагын тешләттерәм», – диде. Йа Хода, шундагы тартынуларым, оялуым белсәң икән, мин бит, дивана, сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк, ирең, җиде-сигез яшьлек Ләйлә кызыгызның колагын тешләттереп, үсеп җиткәч, миңа кияүгә бирергә җыена. Әллә чын, әллә гелән шаярту булды, бу сөйләшүләр ниндидер дәрәҗәдә икебезне дә бер-беребезгә якынлаштырды. Мин синнән башка, сине күрми яши алмый башладым. Кыйссам язарга утырсам, күз алдымда син булдың. Хак, кыйссамдагы Зөләйха исемен дә сакладым, чөнки яшьлек, үсмер чагымдагы мәхәббәт тә миңа бик кадерле иде, вәләкин сиңа булган мәхәббәтем бөтен изге хисләремне үзенә тартты да алды. Әле дә мин, күк гөмбәзенә СКАЧАТЬ