Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
Ләйлә яңа күлмәк, кеш тиресе белән каелган укалы камзул киеп чыккач, үзе үк, итекләренә, тәңкәләр тезгән толымнарына игътибар итсен дип, мөгаллиме янында әйләнеп чыкты.
– Булган, булган, – диде Кол Гали. – Урлап кына алып калмасыннар инде үзеңне.
– Ә син, мөгаллимем, мине урлатма, – диде Ләйлә, уенын-чынын бергә кушып һәм киная катыш.
Хәйрулла керде.
– Шәех хәзрәтләре, атлар җиккән, болдыр янында, Биккол атайның сиртмәле арбасын җиктем.
– Рәхмәт, Хәйрулла агай.
Арбага утырганда, болай гына дигән булып, Ләйлә сорады:
– Хан җансакчысы Бәхтияр да булыр микән анда, мөгаллимем?
– Булырга тиеш, хан җансакчысы ич. Хан – саксыз, адәм башсыз булмас, диләр бит.
– Син кемгә кирәк дип үрти күрмә тагын, мөгаллимем.
– Син безнең барыбызга да кирәк. Бигрәк тә миңа һәм әниеңә, Ләйлә.
– Ә ул кайчан да булса…
– Аллаһы Тәгалә аны барыбер бире китерер. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә, берсекөнгә булмаса… без үлгәч булса да, аның белән өчәүләшеп кавышырбыз, Ләйлә.
– Мөгаллимем, – диде Ләйлә, бераз аптырашта калып. – Син һаман әниемне көтәсең?..
– Көтәм, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм ат тотучыга атларны куаларга кушты: – Мирхәйдәр, атларың куалый төш әле…
Хансарайга беренче керүе иде Ләйләнең. Ул башта хан янында утырган ак йөзле ханбикәне күрде, чырае да ак, өстендәге киеме дә акка зәңгәр буй төшкән күлмәк иде. Шуннан соң СКАЧАТЬ