СКАЧАТЬ
Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә игътибар ит: Адәм пәйгамбәр, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүп, Шөгаип, Муса, Һарун, Зөлкәфил, Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әлисагъ, Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Мөселманнар һәрчак исләрендә тотсыннар: яхшы бәндәләр өчен – җәннәт, яман кешеләр өчен тәмуг әзерләнеп куелган. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә инанганнан соң, мөселманга тәкъдирнең изгесенә һәм яманына иман китерү тиешле. Бәндә булган кеше ышанырга тиешле: дөньялыкта адәм баласыннан кичкән, башыннан үткән яманлыклар-авырлыклар— барысы да Хак Тәгаләнең тәкъдире белән ирешер, шунлыктан халыкларның таянычы да бер Аллаһы үзе булыр».
– Сез, хан хәзрәтләре, мине таң калдырдыгыз.
– Шуның өчен, туганыем, мин атам-бабаларымнан калган тәхетемне беркемгә дә бирмәм. Мин монголларга соңгы тамчы каныма кадәр каршы торырмын.
– Кабат әйтәм, мин хәйран калып утырам, хан хәзрәтләре. Сез бар ханнарны да яттан беләсез, пәйгамбәрләрне дә. Бу мәгълүматларны белү кятип Хафиз белән миңа килешсә дә, хәтта зарур булса да, сезгә… Сез хаким кеше ләбаса.
– Боларның барысын да атам язып калдырган, туганый. Һәм нотык-үгетләре дә бар. Менә тыңла: «Чит илләргә ышанычлы шымчылар җибәреп тору, күрше дәүләтләр хакында хәбәрдар булу дәүләт гомерен озайтыр, сине ышанычлы итәр. Моның өчен мосафирлардан, суфилардан, сәүдәгәрләрдән, табиблардан файдалану да оят түгел. Аларның һәммәсе дә, хәтта ярлы-ябага да ханның күзе вә колагы булсыннар. Яман хәбәрне көне белән хансарайга ирештерсеннәр. Сарай шәрифенә иң ышанычлы кешене кую зарур. Сатылмасын, сарайга килгән хәбәрне читкә сатмасын өчен, аңа яхшы түләү кирәк. Шымчыларны мөмкин кадәр ханның үзенә кабул итү зарурирак булыр. Чөнки беренчел хәбәр икенчел хәбәрдән күп тапкыр бәһалерәктер. Вәзирең башка халыктан кую хәерлерәк булыр, чөнки вәзирнең дә дошманга сатылу ихтималы бар, ә чит халыктан килгән вәзирдә туган-тумачалык аз чагылыр. Хансарайда галимнәр һәм үгетчеләр сан ягыннан бер чама булырга тиеш. Чөнки
СКАЧАТЬ