Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 47

СКАЧАТЬ ул – гаскәрбаш, кемне кая куярга ул җавап бирә иде. Саксинны алгач, әлбәттә инде, монголларга шактый сыек ныгытылган Сөмбелә каласын алырга кыен булмас. Әмма һәр каланың дивар буйларында йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә яугирләре ятып калыр. Әнә шулай болгарлар монгол сугышчыларының гайрәтләрен алырлар һәм тегеләр йә солых төзергә, йә борылып кайтып китәргә мәҗбүр булырлар. Болгар иленең башкаласын хан үзе һәм уң кулы – баһадир Артык саклаячак. Хан аңа ышана, монголларны бер тапкыр гына кыйнамаган. Илһам хан абасы Хаҗи әмир белән атнага бер хәбәрләшеп тора, ул Кашанга күчеп килгән иде. Ибраһим каласында үз алае белән Баян баһадир, Җүкәтау белән Шайтан каласында Җик Мәргән, Казанда хан оныгы Хансөяр, чирмеш һәм ар морзалары дошманны урман-болын яклап борчып торырга каралган иде. Илһам хан эрҗә баһадиры Пургас, Сувар каласы баһадиры Бортас, чуваш кардәшләр баһадиры Алатыр белән элемтәгә керде, алар да башкаланы яклашырга килергә вәгъдә бирделәр. Шул ук вакытта үз калаларын да күздән яздырмаслар, иншалла. Кичке якта сәүдәгәр Биккол белән Мәүлә Хуҗадан янә хәбәр китерделәр. Ләкин Илһам хан башкалага бары тик утыз мең тирәсе генә гаскәри сыйдыра алды. Сәүдәгәрләр, корал тота алмаган һөнәрчеләр гаилә-балалары белән төньяк тарафына – урманлы төбәкләргә озатылды. Калада аш-су әзерләүче, яралыларны караучы хатын-кыз һәм табиблар гына калдырылды. Әлбәттә, тимерчеләр, корал ясаучылар, тупчылар, грек уты атучылар – барысы да Артык баһадир карамагында калдырылды.

      Батый хан тирмәсенә үтеп керә алган Мәүлә Хуҗа баскынчыларның чирүендә 135 мең төрки халкы дигән хәбәр ирештерде. Күп тә үтми, икенче хәбәр килеп җитте. Чыгытай хан угланы үз кардәшләре белән Әрмәнстан һәм шул тарафтагы илләрне яуларга киткән икән. «Димәк, – дип уйлады, тәхет ягына кереп утыргач, Илһам хан, – Батый хан үз көченә ышана, юкса гаскәрен бүлеп җибәрмәс иде».

      Илһам хан, кала тарханын чакырып, азык-төлек базларын саклатуның тәртибен сорашты, ул ягы Аллага шөкер икән – тынычланды.

      Тархан гына чыгып киткән иде, тәхет ягына Бачман баһадир килеп керде. Илһам хан аңа каршы китте.

      – Әссәламегаләйкүм, хан!

      – Вәгаләйкүмәссәлам, баһадир, – диде Илһам хан, аның кулын кысып. – Ишеттем, ишеттем, Саксинны калдырырга мәҗбүр булгансың икән, баһадирым.

      – Саксинда монголларга каршы торырлык көч туплый алмадык, хан. Гаеп сездә дә, миндә дә. Тупчылар да баскынчыларга әллә ни зыян китерә алмадылар. Сүбәдәй баһадир яугирләре атларының күзләрен бәйләп һөҗүм иттеләр.

      – Әйе, баһадир, дошман хәйләкәр, мәкерле, явыз һәм максатчыл рәвештә калаларыбыз артыннан калаларыбыз яулый.

      – Монголлар һөҗүмне көндез дә, төнлә дә туктатмыйлар, хан. Кальгада халык аз, ә алар һөҗүмчеләрне алыштырып, ял иттереп алалар. Чарасыз иттеләр, каламны ташлап, төп көчем белән чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Югалтулар да аз булмады, хан.

      – Саксинда соңгы бәрелештә шактый татар калган иде, алар нишләделәр?

СКАЧАТЬ