Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 32

СКАЧАТЬ хикмәтле халык бу, әйдә, тизрәк кәрвансарайга кайтыйк.

      – Митрәй сәүдәгәр белән ни турында авызны авызга куеп сөйләштегез?

      – Булды хәлләр, булды, хан оныгы. Ул бичара әнә шул син сөйләшеп утырган кызын миңа биреп җибәрмәкче, Болгарга.

      – Сиңа? Нигә?

      – Кһм, хан оныгы, минем өйләнмәгән ике улым бар, белмисеңмени? Бәхтияры – хан җансакчысы. Шуңа алырга булдым кызны. Чибәр, күрер күзгә ипле, телне өйрәнер, иншалла, акылы булса, авызы текмәгән.

      – Кыз үзе ни диде соң? Бит сез ул хакта аңардан сорамадыгыз да? – диде хан оныгы, тәмам аптырый калып.

      – Риза кыз, хан оныгы. Атасы аны бүген үк кәрвансарайга китерергә булды. Кызурак атлыйк әле, хан оныгы, Габдулла угланның кайтып җитүе бар.

      – Тәмам сер тубалы булдың әле син миңа, Асылгәрәй агай. Әйтик, урыслар Ашлыны яндырганда, көтмәгәндә анда булуыңа ышанып җитмим. Аннары кызыңның Святославта кияүдә булуына да бер дә күтәрелеп бәрелгәнеңне күрмәдем. Инде тагын бер хикмәт: угланың Бәхтиярга урыс кызын алып кайтасың. Бу ни бу, Асылгәрәй агай? Әллә син кенәз Юрийга шымчылыкка алындыңмы?

      – Мин тамгачы, хан оныгы, бары тик хан тамгачысы. ӘАшлыга мин утырмага киткән кызымны алырга килгән идем. Святославның явы турында һаман шул бер Митрәй дус әйтте. Шуннан ничек торып чапканымны да сизми калдым. Калганын беләсең. Хак, Энҗебикәнең үлеменә шаһит булдым. Ә кызымны әле булса барып күрергә куркам. «Алып кит, әтием, мине моннан», – дип әйтсә, ни кылырмын. Ул гынамы, муеныма килеп сарылыр, зар елар. Шул хәлгә әллә ниләр кылып ташлармын дип котым алына. Ә Митрәйнең кызы Натальяны Егоркага бер дә бирәсе килми. Ата кешенең кызны коткарасы килә.

      Хан оныгы Хансөяр дәшмәде, ул тамгачы Асылгәрәйне аңлап бетермәде. Мәгәр аның өчен дә, Асылгәрәй өчен дә кызны Болгарга алып китү – карагруһ Егорканы агач атка атландырып калдыру булачак иде, үзенә күрә үч алу. Аннары ул аңлый иде: ахыр чиктә алар – илчеләр, аларга биредә явызлык кылу ярамас, үзләренә үк начар булып куюы бар. Иң мөһиме: ул Энҗебикә сеңлесен кем үтергәнен белде. Тау белән тау очрашмаса да, адәм белән адәм очрашыр бер. Әйе, очрашырлар алар, Ходай үзе очраштырыр.

      Кәрвансарайга кайтып керүгә, Габдулла углан аларга тиз генә җыенырга кушты – барысы да хәл ителгән, олуг кенәз гаскәр бирүдән һәм берләшүдән баш тарткан. Шул гына.

      – Хәерле булсын, – диде Габдулла углан, атына атлана-атлана. – Хәерле булсын, без үз вазифабызны үтәдек.

      Хан оныгы Хансөяр аның өзәңгесенә килеп тотынды.

      – Сабыр ит, углан Габдулла. Безгә сәүдәгәр Митрәй килергә тиеш иде. Җитди йомышым бар, диде.

      – Юл озын, Хансөяр туганый. – Аның күзе кәрвансарай капкасына төште, аннан бер күчәрле арба белән урыс адәме килеп керде. – Шулмы? – дип сорады ул хан оныгыннан.

      – Шул, углан. Асылгәрәй агай, каршы ал кунагыңны!

      Ул арада хан оныгына атын китерделәр, ләкин ул туры кәрвансарай ишегалдына кереп туктаган сәүдәгәргә таба китте. Асылгәрәй сәүдәгәр Митрәй белән СКАЧАТЬ