Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 31

СКАЧАТЬ биргән булыр идем үзенә. Хәзер әнә бер Хода белә кемгә насыйп булырын. Бөтен байлыгым аңа каласы бит, бөтен байлыгым. Миңа калса, Гәрәй, теге холуй минем байлыгым аркасында Натальяга өйләнергә йөри. Бер дә бүтән түгел. Холуй да холуй инде үзе, кенәз Святославның күләгәсе дияргә була. Их, Гәрәй дус, нинди көнгә калдык. Әнә холуйга баш иеп тор инде. Ә Наталья, тятя, аңа кияүгә бирсәң, үз-үземә кул салам, ди. Анасы, язмышы шуннандыр кызыбызның, дип елый. Аңарга карап мин елыйм, бәгърем парә-парә килә. Атамы мин? Ата! Ә менә һични кыла алмыйм. Мин болай уйлыйм: сезне миңа Ходай үзе җибәргән, Гәрәй. Билләһи, билләһи. Мин риза булмагач, Егорка мөртәт Святославка зарланган. Теге: «Бирер, бирми хәле юк», – дигән. Имеш, үзем башкода булып барырмын дип, тегене кинәндергән. Худо, худо миңа, Гәрәй. Сез кайчан китәсез соң?

      – Йә бүген, йә иртәгә таң белән. Чынлап торып кызың биреп җибәрергә телисең икән, кәрвансарайга китер.

      Митрәй сәүдәгәр башын күтәрде, як-ягына каранды, чукынып алды һәм тагын Асылгәрәйгә таба иелде.

      – Билләһи алып кит, Гәрәй. Бүген үк кәрвансарайга китерермен, тик анасына әйтмә. Ә кыз белән мин үзем сөйләшермен.

      – Җибәрергә булсаң сузма, безнең бүген үк китүебез бар.

      – Гәрәй, Гәрәй дус, мин аны малай итеп киендерәм, Болгар малае итеп, шайтан үзе дә танымас.

      Митрәй сәүдәгәр тураеп утырды, кулын кулга ышкыды, кыз ягына күз ташлап алды һәм Асылгәрәй каршындагы кружканы күтәреп эчеп куйды.

      – Без кузгалдык, Митрәй дус.

      – Марфа, Марфа, гости уходят. Гостинцы готовь.

      Асылгәрәй кыз янына күчеп утырган хан оныгы Хансөяргә күз төшереп алды. Хан оныгы белгән кадәр Наталья белән сөйләшергә маташа, кыз да болгар телендә берничә сүз белә икән, тота да шул сүзләрне кабатлый. Аннары икәүләп көлешеп алалар.

      Яшьләргә Митрәй дә игътибар итте, ул да аларга бертын сокланып карап торды. Кызы аңа шулкадәр мөлаем һәм гүзәл булып күренде ки, әйтерсең лә кызның йөзеннән кояш нурлары балкый иде. Митрәй башын як-якка чайкап алды. Юк, тагын бер тапкыр юк, бирә алмый ул ошбу гүзәл кызын ерткычка. Көн күрсәтмәс ул аңа, зәгъфран чәчкәседәй саргайтыр. Биреп җибәрәм кызны Гәрәйгә. Соңыннан күз күрер, ярты елга бер йөреп торам, ешрак йөри башлармын. Болгар ерак түгел. Егоркага, суга баткандыр, сине яратмый иде, дияр. Башына җиттең баланың, дип тиргәр.

      Кунакларны озаткач, ата кеше чигеп утырган кызы янәшәсенә килеп утырды.

      – Кызым, күз нурым, чигүең куеп тор әле. Тыңла әле атаңны.

      – Мин сине тыңлыйм, тятя.

      – Кызым, син беләсең, Егорка тәмам җанга тиде. Тәмам борылыр урын калдырмады. Инде нишлик?

      – Мин аңа кияүгә чыкмыйм, тятя, суга батып үләм. Мин аңардан куркам, тятя. Куркам!

      – Шулайдыр, шулайдыр, кызым. Тик бит анаң килешергә куша, язмыш, имеш. Кияүгә чыккач, тора башлагач яратыр әле дигән була.

      – Нигә соң үзе яратмаган кешесенә чыкмаган, сине сайлаган.

      – Хак, аны да бер хакимгә бирергә иткәннәр, аяк терәп каршы торган. Оныткан, күрәсең, үз хәлен… Шуның өчен мин сине, кызым, СКАЧАТЬ