Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Иләс-миләс килеп утырма, акчаларны җый да иске мунча чормасына менгезеп яшер. Минем кузгалыр әмәлем калмады, иңбаш сөяген сындырды бугай, мөртәт, – диде.
Марфа апай, ашыга-кабалана, идәнгә сибелгән тәңкәләрне сандыкка җыя башлады, җыйды, иренә карады.
– Йә, атасы?
– Кар базына төшер, булмаса. Торма катып, кайтып керүләре бар. Кайтканда, тыкрык башында ишләрен дә күргән идем.
– Алар унлап җайдак килгән иде, тегеләре борылып киттеләр, ә Егорка өйгә үзе генә керде.
– Бар инде, кушканны эшлә.
Марфа апай сандыкны күтәреп ишеккә юнәлде, Митрәй сәүдәгәр йөзен чыта-чыта торды да, канаты каерылган каздай бер кулын салындырып, исән кулы белән ишекне барып япты. Аннары өстәл янына килде дә исән кулы белән кружкага мөлдерәмә тутырып көмешкә салды һәм, бер валчык ризык та капмый, бер сулышта эчеп бетерде.
Асылгәрәй ашыкты, ул җаны-тәне белән тизрәк Сүрә елгасын кичәргә теләде. Елганы кичүгә, Болгар кальгалары башлана, анда азамат егетләр, анда үз җире. Ул Егорканың кем икәнен белә иде инде. Аның хәлен сизенгән кебек, илчеләр башы Габдулла да ашыкты, хан оныгы Хансөяр дә. Юл таныш иде, атларны утларга бик аз гына туктап алдылар да тагын кузгалдылар. Шул җай белән барсалар, тиздән Сүрә елгасы буена килеп чыгачаклар иде. Ниһаять, елга болынына җиттеләр. Шунда, инде кичүгә якынлашып килгәндә, артта ат тояклары тыпырдавы ишетелде. Таң аткан иде инде, елга өстеннән сыек кына томан күтәрелә. Илчеләрнең бериш азамат егетләре алдан бара, бер ише арттан. Уртада арба һәм углан Габдулла, хан оныгы Хансөяр. Углан Габдулла, кичү күренүгә, ике егетне алып алдан чапты.
Арттан килгән азамат егетләрнең берсе әче итеп сызгырып җибәрде, хан оныгы артына әйләнеп карады. Ул биш егетен арбаны сакларга калдырды, калган бишесе белән куа килүчеләргә таба ат башын борды. Җәясен алды, ук куйды. Егетләре дә шуны ук эшләделәр.
Арбага җиккән ат кушаяклап чаба, Асылгәрәй аягүрә баскан да, дилбегәсен болгый-болгый, атны куалый. Ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй ак күбек очып кала.
– На, на, малкай, на! – дия-дия куалады атын Асылгәрәй. Аның тизрәк кичүгә җитәсе һәм аръякка чыгасы килә. Ул белә иде: аларны Егорка яугирләре куа. Егорка кулына эләксәләр, берәү дә исән калмас, болгарларны гына түгел, кызны да кылычтан уздырыр.
Кыю киләләр иде Егорка егетләре, ук-җәяләре юк, кылычларын баш очларында болгыйлар. Урыслар якыная башлагач, болгарлар ягыннан уклар ява башлады. Ике урыс җайдагы аттан мәтәлеп төште, атлары ияләре тирәсендә тулгана, ә ишләре гүя аларны күрмәделәр дә, һаман киләләр. Ләкин өченче урыс та ук тиеп аттан очкач, яугирләр икегә аерылдылар һәм ике яктан арбаны куа киттеләр.
СКАЧАТЬ