Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Урысның да төрлесе бар, Асылгәрәй агай.
– Анысы хак, хан оныгы. Безнең мөселманнар арасында да ташка үлчим холыклы кешеләр бар. Юл – ташсыз, кеше гөнаһсыз булмас, ди.
– Эте бармы?
– Күренмәгән иде. Килгән җайга да биш еллап узды инде. Тукта әле, хан оныгы. Бик куалама. Әллә нигә йөрәк лепер-лепер килә башлады. Әйдәле, әнә теге тактага утырып хәл алыйк бераз.
– Синең, Асылгәрәй агай, бер-бер хәйләң юктыр бит?
– Аллам сакласын, хан оныгы. Әйтәм бит йөрәгем селкенә. Үтәр ул, аз гына хәл алыйк та…
Капка каршына куелган тактага килеп утырдылар. Хан оныгы Хансөяр каршы яктагы өйләрне күзәтә башлады, Асылгәрәй исә хатирә эченә кереп чумды. Ничек булды соң әле теге вакытта? Гәүһәрне түткәйләренә утырмага илтеп куйды, атна үтмәде, таныш сәүдәгәре: «Кордаш, сезнең Ашлыга теге явыз Святослав яу чапмакчы», – диде. Шулай диюгә, Асылгәрәйнең йөрәге гүя аяк астына төшеп китте. Шул көнне үк Ашлыга чапты. Җайдак атлар алган иде, икесен дә яндыра язды. Бакты да Ашлы ягына, йөрәге сулык-сулык итеп куйды. Ашлы яна иде. Атларын тышаулап җибәрде дә яр буена йөгереп төште. Ходайның хикмәте, кемдер талга бәйләп сал калдырган иде. Утырды, бауны чиште, ишкәк урынына озын таяк алды. Көч-хәл белән шактый агып китеп булса да, Иделнең уң як ярына килеп орынды. Салны зур бер ташка бәйләде дә, йөгереп, яр өстенә менде. Ашлы яна, бала-чага, хатын-кыз кычкыра, ир-атлар юк, урыслар тарафыннан үтерелеп беткәннәр. Урыс җайдаклары әле бер хатын артыннан, әле икенче хатын артыннан ат белән чаба җитәләр, тоталар чәчләреннән урап, иярләренә салалар. Асылгәрәй билендәге хәнҗәрен капшап карады, әйтерсең лә ул хәнҗәр белән сөңге һәм кылыч белән коралланган ат өстендәге урысларга каршы тора алачак иде. Куаклар оялаган тирән булмаган чокыр буйлап кала эченәрәк үтте. Куаклар арасына посып күзәтә башлады. Шунда ул үзенә таба йөгерүче Энҗебикәне күрде. Кызны ат менгән берәү куып килә иде. Энҗебикә нәкъ ул яшеренгән куакларга таба йөгерә. Асылгәрәй аңа хәнҗәрен ташлады, кыз хәнҗәрне күрде дә йөгергән җайдан күтәреп алды һәм батыраеп китте бугай, туктады, куучы урыска таба борылды. Энҗебикә, кальгадан чыкканда, арыкка төшкән булса кирәк, күлмәге тәненә сыланып тора, зифа сыны, сылу гәүдәсе су буенда үскән камышны хәтерләтеп чайкала. Асылгәрәй аның йөзен күрмәде, ә менә кызга таба атын атлатып килгән урыс сугышчысын мәңге онытмастай итеп күрде. Җирән сакаллы, чак кына бөкрерәк борынлы, күзләре яшел сыман, кулында камчы. Кылычы кынысында, бил путасында сөяк саплы хәнҗәре. Калканы юк, ук-җәясе дә күренми. Асылгәрәй шунда беренче тапкыр ук-җәя алмавына үлепләр үкенү тойды. Ат менгән, күкрәге аңа карап тора. Урыс, көлә-елмая, Энҗебикәгә якынлашты. Асылгәрәй хәтта аның кайбер сүзләрен дә ишетте. Качма, качма, җүләр, диде бугай.
Шунда һич көтмәгәндә, инде урыска ике-өч адым калгач, Асылгәрәй куак артыннан сикереп чыгыйм дигәндә генә (ни кыласын ул әле белми иде), Энҗебикә башта алга таба иелде, аннары чалкан төште. Кызның күкрәгенә Асылгәрәй ташлаган хәнҗәр кадалган иде. Урыс моны күреп атыннан СКАЧАТЬ