Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 27

СКАЧАТЬ аңа, каһәр, нәҗескә!

      Түр яктан хан оныгы Хансөяр чыкты. Киенгән, кулында таяк.

      – Хансөяр, син кая болай? – дип сорады Габдулла углан.

      – Сабырым төкәнде, ни көтәбез, нигә дәшмиләр? Икенең берсен әйтсеннәр иде дә…

      – Килерләр, әйтерләр. Утыр менә Асылгәрәй агай янына, сиңа да бераз зарлансын. Тик икегезне дә кисәтеп куям: бер генә ялгыш адым ясасагыз да, бер ханга гына түгел, иман-анабызга да хыянәт иткән булырбыз.

      – Байтимер, кымыз китер әле, – диде хан оныгы Хансөяр, Асылгәрәй агай янына утыра-утыра. – Тамак кибеп тора.

      Шулвакытта илчеләр янына кенәз тиуны килде. Барысы да дәррәү аягүрә бастылар.

      – Хуш, тиун, ни әйтерсең? – диде аңа Габдулла углан.

      – Олуг кенәз дәшә.

      Барысы да куптылар, җыена башладылар.

      – Юк-юк, сезнең үзегезне генә, Габдулла углан.

      – Яхшы, мин хәзер чыгармын. – Габдулла углан хан оныгы белән тамгачы Асылгәрәйгә карады. – Мин озак булмам…

      Хан оныгы Хансөяр тамгачы Асылгәрәй янына килеп утырды һәм тамгачыга, кәсәгә салып, кымыз куйды.

      – Әллә ничек, уңайсыз бу урыс өстәле артында утыруы, хан оныгы Хансөяр. Кайчандыр утка, суга, сыннарга, сихерче шаманнарга табынган халык арасында утырган кебек хис итәм үземне. Ошбу нәҗесләр дөньясына изге гамәл кылу өчен килгән идек тә, хан оныгы, ахыры коры кул белән кайтып китәрбез. Газиз мөселман кардәшләребез, иншалла, хәлебезгә керерләр. Әлхәмдү-лилләһи рабил галәмин вәс-саләтү вәс-саләмү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галә алиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн, вә галә мән тәбигаһим би-ихсанин илә йәүмид-дин диясе генә калды, хан оныгы.

      – Эч әле шуны, Асылгәрәй агай. Мин сине ишетеп тордым. Углан хаклы, сабыр итик. Мин ул Святославның барыбер башына җитәрмен. Сеңлем Энҗебикә өчен, синең кызың өчен үч алырмын. Минем моны кылырга хакым бар.

      – Алай, – диде Асылгәрәй, пошаманга калып. – Ни әйтергә белми утырам бит әле, хан оныгы. Иллә сиңа Хак Тәгаләне сөйләми булмастыр. Мин бит Энҗебикәнең фаҗигасен үз күзем белән күрдем, хан оныгы. Әйе, әйе, акаеп карама. Булды андый хәл. Энҗебикәнең мәетен сул як ярга алып чыгучы да мин. Булды андый хәл. Күрдем. Ходай андый хәлне яңадан күрсәтмәсен. Хак Тәгалә шулдыр, хан оныгы: кенәз Святослав Энҗебикәне үтермәде. Моны аның җансакчысы кылды, атын Митрәй сәүдәгәрдән сорап белдем – Егорка икән. Күрсәм таныр идем.

      Хан оныгы Хансөяр тамгачыга якынрак килде, иңенә кулын куйды, туры күзенә бакты.

      – Гөнаһсыз кешегә кул күтәрергә өндәргә исәбеңме, Асылгәрәй агай?! Мин, кенәз Святославтан үч алам дип, бөтен гаскәриләрем алдында ант эчтем, Коръән тотып ант иттем! Син бит миңа Энҗебикәне кенәз Святослав мәсхәрәләде дип сөйләгән идең!..

      – Гаеп миндә, хан оныгы Хансөяр, менә ипи тотып ант итәм, Святослав Энҗебикә үлемендә гаепле түгел.

      – Кем Ашлыны яндырды, кем Җаббар туганыемны кылычтан уздырды?.. Шул ук Егоркамы?! Асылгәрәй агай, сиңа хөрмәтем зур, иллә син бүген минем СКАЧАТЬ