Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 29

СКАЧАТЬ һәм Казан каласына алып киттеләр. Әле булса күз алдында Асылгәрәйнең: Энҗебикәнең киселгән толымнарын күрделәр дә азамат егетләр өннәре китеп сүзсез калдылар. Әаттан төшкән Җик Мәргән хәтта кызның күкрәк ярасына кагылды, киселгән толымын тотып карады.

      Соңыннан аңа җиткерделәр, Иделне ат койрыгына тагылып бер тапкыр гына кичмәгән Җик Мәргән егетләре елганы кичәләр. Ләкин Ашлы каласыннан көл генә калган була инде. Мәһабәт мәчет манаралары, күп санлы арыклары, гөлбакчалары белән дан тоткан кала пыскып янып бетеп бара. Азамат егетләр анда-санда йә базда, йә чокыр-чакырларда качып вә посып калган хатын-кызларны, бала-чагаларны гына табалар. Аларны мең бәла белән Казанга алып кайталар. Җик Мәргән исә баскынчыларны Сүрә елгасына чаклы куа, хәтта берничә хатын-кызныазат итә. Ләкин алар арасында Асылгәрәйнең Гәүһәре булмый.

      Хан оныгы Хансөяргә Асылгәрәй әнә шул хакта сөйләп бирде. Хан оныгы аңа бер сүз дә әйтмәде, бик озак дәшми утырды, шуннан соң гына:

      – Әйт әле, Асылгәрәй агай, нигә син кызың язмышы хакында миңа бер сүз дә әйтмәдең? – диде.

      – Курыктым, хан оныгы, курыктым. Урыс, кабих, нәҗес, ләкин бит ул – минем балам кияве. Җитмәсә, малае бар, ди.

      – Ничә ел үтте ул хәлгә?

      – Ничә ел дип, кем, хан оныгы Хансөяр, шактый инде.

      – Шулай булгач, синең кызың әллә кайчан малай үстерә инде, ә син көмән дә көмән.

      – Хак, үстерә, диде Митрәй дә.

      – Димәк, миңа Святослав җансакчысы Егорканы табарга кирәк, Асылгәрәй агай.

      – Кирәк, кирәк, хан оныгы.

      – Кузгалдык.

      – Мөселман халкы да яу чапты, ләкин беркайчан да хатын-кызның толымын кисмәде, хан оныгы, – дия-дия титаклады Хансөяр артыннан Асылгәрәй. – Мин сиңа, хан оныгы, хәлнең асылын сөйләдем, калганы – синең эш. Тик, хан оныгы, Габдулла углан әйткәнне онытма. Без монда бөтенләй башка йомыш белән. Без илчеләр. Чит илгә килеп, илче башыбыз белән кан койсак, безне Илһам хан гына түгел, халык та кичермәс, хан оныгы.

      – Син аны миңа күрсәт кенә. Мин аның, һичьюгы, йөзенә багып калыйм. Кенәз Святославның йөзен күрдем, минаны мәңге-мәңге онытмам, Иблис төсенә керсә дә. Курыкма, Асылгәрәй агай, мин аңа яманлык кылмам. Ләкин биргән антымнан ваз кичмәм. Без аның белән орыш кырында булса да очрашырбыз, Ходай безне үзе очраштырыр. Ә бүген минем ул явызны күрәсем килә – Егорканы. Синең кешеләрең Владимирда булган кебек, минем дә монда кешеләрем бар, Асылгәрәй агай.

      – Анысы нәрсә, күрсәтермен мин сиңа аны, мин ул кара йөрәкнең йөзен гомер онытасым юк.

      – Баскынчылар китергән кайгы-хәсрәт онытырлык кына булмый, Асылгәрәй агай. Урысның бу явызлыгы, мең еллар үткәч булса да, һичьюгы, оныкларында чагылыш табар әле. Явызлык кылгансың икән, ул каннан канга, буыннан-буынга күчә.

      – Раббыбыз, гафил вә наданны вакытында кичерә бел, дигән түгелме соң, хан оныгы? Кичер син аны. Аллаһы каһәре төшсен. Ә Аллаһы СКАЧАТЬ