Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 36

СКАЧАТЬ оныгының исән калган укчысы уздырмады – хәнҗәр ташлады, хәнҗәр яугирнең бугазына кадалды. Әмма бер яугир арбага якынаеп килә иде инде. Хан оныгы аның артыннан чапты, атын куалады һәм кычкырды бугай. Ул абайлап алды: Асылгәрәй атны һаман куа, менә-менә кичүгә төшә торган юлга җитәләр, вәләкин урыс яугире дә арбага бик якын иде инде. Нишләргә теләгәндер урыс яугире – ул белмәде, хан оныгы Хансөяр ияренә менеп басты һәм дошманга хәнҗәрен ташлады. Тимәде хәнҗәр, ияр тимеренә кагылып, зеңләп, читкә очты. Ат кош кебек очты, ике ара якынайды, хан оныгы Хансөяр арбадагы Асылгәрәйнең зурайган күзләрен, Натальяның куркынган йөзен күрде һәм, бүре кебек, яугир өстенә ташланды. Ул аның аркасына килеп төште һәм, үзе белән иярдән суырып алып, чирәмгә тәгәрәде. Хикмәт, икесе дә егылсалар да, сикерешеп аякларына бастылар, икесе дә кылычларына ябыштылар, ләкин икесе дә путасыз һәм кылычсыз калганнар иде. Шуннан икесе дә әтәчләр сыман бер-берсенә якыная башладылар. Беренче булып яугир һөҗүм итте, килер җайдан хан оныгы аны селтәп атты, теге әллә кая тәгәрәп барып төште. Торды һәм тагын килә башлады. Бу юлы ул хан оныгына аяк чалды, әмма хан оныгы, баш аша очып, янә аягына басты һәм сикерде дә кушаяклап яугирнең күкрәгенә типте. Яугир аһ итте һәм чалкан төште. Торырга итте, әмма башы яңадан җиргә сеңде.

      Яугирне ике ягыннан тотып торгыздылар, аякка бастырдылар.

      – Ты Егорка? – дип сорады хан оныгы.

      Яугир башын чайкады, имеш, мин Егорка түгел.

      – Егорка ты, – диде аңа хан оныгы. – Хәзер без сине убивать будем, Егорка.

      Егорка дигәне урман ягына борылып карады, анда җан иясе юк иде.

      – Не Егорка я.

      – Но кто ты? Ты хотел жениться на девушке, которую мы увезли?

      – Обманул, обманул он меня, сволочь! – диде яугир, авызына тулган канны төкереп. – Десять золотых обещал…

      – Мы тебя будем убивать. Потому что ты убил мою сестру. Ты совершил большой грех, резал косы наших девушек, угонял их в рабство. На, – диде аңа хан оныгы Хансөяр һәм янында басып торган егетнең хәнҗәрен алып бирде. – Бери, достойно прими смерть. Ведь убивая других, особенно слабых, ты наслаждался их кровью. Свой грех смой своей смертью.

      Яугир кулына хәнҗәрне алды, ике азамат егет аңа ук төбәгән, качып китү турында уйларга да түгел. Хак, ул Егорка түгел, ләкин Егор белән, чынлап та, кызларның толымнарын кисеп, көчләп йөрмәдемени?!

      – Мин аны үзем кылычтан уздырам, меңбаш, үзем. Ике егетебезнең башына җитте, – дип атылып чыкты азамат егетләрнең берсе. Кылычын суырып алып, азамат егет әсир яугиргә таба кузгалды, шулчак әсир үз корсагына сабына кадәр хәнҗәрен кадады.

      Аръякка чыгып, кызны коткарган Асылгәрәй килеп җитте, ул сулышына капкан, сүзен әйтә алмый торды. Корсагына хәнҗәр кадаган килеш яткан яугирнең йөзенә карады да:

      – Егорка түгел бу, хан оныгы Хансөяр. Гөнаһсыз кешене үтергәнсез.

      – Гөнаһсыз түгел ул, Асылгәрәй агай, гөнаһсыз СКАЧАТЬ