Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Сабыр ит, Асылгәрәй агай, сабыр ит. Миңа калса, кенәз безнең белән килешер. Әлбәттә, шул ук Святославны тыңламаса. Шигем бар, юньле киңәш бирмәде ул аңа. Бернәрсәне аңласын иде: Ходай кушып, олуг кенәз, Болгарны монголлар яуласа, бездә генә туктап калмаслар алар, урысларны да чарасыз итәрләр. Монголлар яулаган халыклардан гаскәр җыялар, Болгардагы урысларга үчле халык бире таба кузгалыр, һич булмас димә.
– Габдулла углан, – диде Асылгәрәй һәм як-ягына карап алды. – Бәлкем, безгә болар белән түгел, монголлар белән берләшергәдер, берләшергә дә урысларга ябырылырга. Чөнки урыс гомер-гомергә безнең кала-авылларыбызны яндырды, хатын-кызларыбызны әсир итте, инсаннарыбызны кылычтан уздырды. Юк безгә тату яшәү бу халык белән, Габдулла углан, Аллаһы Тәгалә үзе кушмаган.
– Нигә алай дисең, Асылгәрәй агай? Урыслар белән дустанә-тату сәүдә иткән елларыбыз да күп булды ич.
– Булды, булды, инкяр итмим. Тик шулай дими дә булмый, Габдулла углан. Чөнки телебез, динебез башкадыр. Икебез ике ярда торып сөйләшәбез без бу халык белән. Ни, кем, әмир Габдулла, миңа таныш сәүдәгәрем килеп әйтте, кызым Гәүһәр әнә шул шыксыз Святославта кияүдә икән, аты Евдокия, ди. Баланы һичбер кая чыгармый икән. Ә минем ул баланы үз күзем белән күрәсем килә, Габдулла углан. Ата ич мин аңа, бердәнбер кызым иде!.. Чарасыз мин, углан, чарасыз. Ничекләр Бибиҗамалга шул хакта кайтып әйтмәк кирәк, кире җибәрер ул мине, һич булмас димә, Габдулла углан.
– Бирешмә әле алай, Асылгәрәй агай, бирешмә. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, диләр, әнә минем әни дә Болгарда гомерен уздыра бит әле. Түз, сабыр ит, Асылгәрәй агай. Миңа калса, синең аңа күренмәвең яхшырак та булыр әле. Йөрәге ярылуы бар, исән балаңны күмеп кайтып китәрсең.
– Һе, – диде Асылгәрәй, нигәдер уйга калып. – Һе, алай дисеңме, күрер дә йөрәге ярылыр дисеңме?.. Аллаһы язмасын, лә хәүлә вә лә куәтә, сөбханалла, диген, углан. Кяфер киявем өенә керәм буламы, ул, намазлыгыма утыруга, муеныма элмәк ташлар. Урыс булганчы юлдашың, иблис булсын сер башың, диләр бит…
– Иртәгә барысы да хәл ителер, Асылгәрәй агай. Бик кызың күрәсең килсә, бу хакта олуг кенәзгә әйтермен, абасы булса да, энесе олуг кенәз ич, әмерен үтәми калмас.
– И-и углан, нәсара диненә табынган кешегә ышанып буламы? Зөммәрә[9] кыш көнендә, мәҗүсиләргә хас булганча, бәкегә кереп иман иткән халыкка ничек ышанмак кирәк? Гәрчә Аллаһыбыз пәйгамбәре Гайсә сурәтенә сыгынган халык кем була соң инде ул? Иблис кенә шулай кыланса кыланыр. Табигать галәменә, җиһан киңлегенә иңмичә, Хак Тәгалә Рәсүлебез дә Хак Тәгаләне таба алмый интеккән. Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам иманыннан йөз чөергән баланың күзенә ничек күренмәк кирәк? Нинди күзем вә йөзем белән багармын мин аңа. Ул бала мине гаепләр, нигә түткәйләргә Ашлыга илттең, илтмәгән булсаң, бу көнгә дә калмаган булыр идем дип, күз яше түгәр. Гәрчә ул балакай Хак Тәгаләгә мохтаҗ булса да, хаклык синдә кебек, Габдулла углан. СКАЧАТЬ
9
Зөммәрә – салкын.