Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 24

СКАЧАТЬ кенәз Юрий Всеволодович, сезгә мәгълүмдер, сәнә 1223 елда монголлар Кияли кенәзләренең 80 меңле гаскәрен тар-мар итәләр, илгә моңа кадәр булмаган зыян китерәләр, җан кыялар. Аннары алар Болгарга юнәлгәннәр иде, әмма үзләре дә шул көнгә калдылар, гаскәрләренең бик аз өлеше генә котыла алды, олауларын, бөтен җыйган байлыкларын, хәтта хатын-кызларын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. Алай да бу орыштан монголларның баһадиры Сүбәдәй һәм нойон Җәбәй качып котылдылар. Әнә шул баһадир үз төмәннәре белән Болгар чигендә җәйли. Аңа ярдәмгә Каракорымнан тагын уннарча төмән кузгалган. Алар тиз арада Болгар чигенә килеп орынырлар. Хак, болгарлар ошбу еллар эчендә монголлар белән берничә тапкыр чәкәшеп алдылар. Ләкин төп көчләре килмәгән иде әле. Монголларның олуг ханы чираттагы корылтайда кыпчак, болгар, урыс җирләрен яуларга карар чыгара. Димәк, безгә дә нәүбәт җитте, олуг кенәз. Шуның өчен Илһам хан сезне безнең белән бергә монголларга каршы торырга өнди. Болгарга юнәлгән чирү башында Чыңгыз хан оныгы Батый хан тора, аның кул астында ике йөз меңгә якын яугир. Болгар бу тамаша яугиргә каршы тора алмас, ә, безне яулаган хәлдә, монголлар, бездә генә туктап калмаслар, сезнең җирләргә таба да кузгалырлар. Шуның өчен безгә, гаскәрләребезне берләштереп, монголларга каршы торырга иде. Бөек Болгар ханы Илһам шул йомыш белән җибәрде мине, олуг кенәз.

      – Хуш, илче, рәхмәт, Абдулла әмир. Инде мине тыңла…

      Кенәз шулай диюгә, Святослав кенәз Юрий колагына үрелде, нидер әйтте. Зур булмаган гәүдәле, әмма юан бәдәнле бу кешенең муен сеңерләре камчы сабыдай калкып тора иде. Чырае тутсыл, сакалы җиз, яңаклары эчкә баткан. Асылгәрәй хан оныгы колагына үрелде.

      – Гәүһәрем шушы кенәз кулында диделәр, ничекләр торадыр бала, кыяфәтендә үк өмет юк. Ишетәсеңме, хан оныгы, сиңа әйтәм.

      – Ишетәм, Асылгәрәй агай, ишетәм. Тынычлан. Соңыннан, соңыннан сөйләшербез.

      Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә күз төшереп алды, тамгачы кенәз Святославтан күзен дә алмый иде – баккан да каткан. Хан оныгы Хансөяргә җиткерделәр. Ашлыны яндыргач, нәкъ шушы кенәз Болгар кызларын бауга тезеп әсир итеп алып китә. Ул кызларның язмышын берәү дә рәтләп белми. Әллә саткан, әллә сугышчыларына өләшкән, әллә чукындыру сылтавы белән башларына җиткән. Әсир иткән азамат егетләрне дә ул, кайсын куркытып, кайсын аса язып, нәсара диненә сыгындыра. Качып кайткан егетләр шул турыда сөйләделәр.

      Ниһаять, Святослав Асылгәрәйгә игътибар итте һәм күзләре киңәеп киткәндәй булды, чөнки аның күз алдына епископ Кирилл көчләп чукындырган Евдокиясе килде. Кайягы беләндер ошбу кеше хатынына охшаган иде. Владимир-Суздаль кенәзлегенең олуг кенәзе Всеволод Зур Оя үлгәч, Святослав көн-төн тәхет турында хыялланды. Әмма мәрхүм кенәз тәхетне Юрий улына калдырды. Святослав, тәре үбеп, энесенең мәнфәгатен якларга кереште. Туганына каршы торучыларны ул кылычтан уздырырга да күп сорамады. Кенәз Юрий исә абасының бирелгәнлеген бик тиз күреп алды һәм үзеннән калдырмый башлады, ә тора-бара Святослав аның тәмам күләгәсенә әверелде. Болгар илчеләренең нинди йомыш белән килүләрен абайлауга, СКАЧАТЬ