Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 53

СКАЧАТЬ сиңа кавхан титулы бирелер.

      – Ышанычың акларга тырышырмын, олуг хан.

      Олуг хан яныннан чыккач, буйтур укытучысы Константин янына юнәлде. Укытучысы ни әйтер? Аның иленә бара бит, бәлкем, сүзе-йомышы бардыр.

      Укытучысы аны ачык йөз белән каршы алды, түргә әйдәде. Утырыштылар. Илбарыс аңа Патшакалага сәфәр чыгарга җыенуы хакында әйтте.

      Башта Константин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми торды бугай, аннары аңлады һәм чак кына буйтур алдына тезләнмәде.

      – Йомышым үтәрсеңме, Илбарыс? Язган хатым, бер кешегә күрсәтмичә, аңа бирерсеңме?

      Буйтур аның каршына тезләнде, әмма укытучы аны аякка бастырды. Алар шулай бер-берсенә карашып тордылар.

      – Мин аны күрермен, укытучым. Синең хатны тапшырырмын. Беркем дә белмәс. Ышан.

      Укытучы буйтурның башыннан кочты, бертын сүзсез торды.

      – Мин аңа хат язам. Ул хатны аннан башка беркем дә укымас. Укымас бит, буйтур?

      – Укытучым, мин сүземдә торырмын. Императрицага… – Буйтур ни әйтергә белми тотлыгып калды.

      – Иртәгә. Иртәгә мин сиңа ул хатны бирермен, буйтур. Хәзер мин сиңа сарайдагы тәртипләрне, кагыйдәләрне өйрәтәм.

      – Миңа аларны философ өйрәтергә булды.

      – Зыян итмәс. Син – укыган кеше, син – минем укучым. Тәкәббер император, варвар белән очраштым дип, үзен синнән өстен сизмәсен. Син – болгар халкының вәкиле, укымышлы, белекле вәкил. Илчегә үлем юк, диләр әнә сездә. Үлем юк сиңа. Әмма сак бул…

      Буйтурны укытучы бик озак өйрәтте. Аннары ул хат яза калды. Сөйгәненә, бердәнберенә.

      «Ул аның хатын императрицага бирер, вәгъдәсендә торыр. Укытучы – аның өчен бердәнбер изге кеше, аның кебек үк гашыйк кеше», – дип уйлана-уйлана кайтты өенә буйтур.

      Илбарыс буйтурны Патшакалага озату ханга шактый мәшәкать тудырды. Бар нәрсә җыйналды, төгәлләнде дигәч тә, әллә ниткән өстәмә эшләр туа торды. Үзара рәтләп сөйләшә белмәсәләр дә, шул ике-өч көн эчендә төптимерче Агасикенең кызы Эгина белән хан койрыкчысы Дәнис табышалар һәм чиркәүдә никахлашалар. Кызның теләге белән койрыкчы Дәнис, чиркәүгә кереп, христиан динен кабул итте. Дәниснең муенына патрикий Симеон тәре тагып чыгарды. Чиркәүдән соң койрыкчы Дәнис белән Эгинаны далага алып барып, Перун алласыннан ризалык алып кайтты. Патшакалага иң зур корабларның берсе хәзерләнгән иде, олуг хан корабны озатырга Фанәгүрдә булган барлык илханнарны, кавханнарны, тарханнарны чакырды. Кичә кич белән, мин дә илемә кайтып китәм, дип, ханга кергән Агасике соңгы мәлдә генә үкенү кебек бер нәрсә тойды. Ә бит ул Фанәгүрдә дә кала ала, җыйган мәгълүматларын улына бирер дә үзе Фанәгүрдә калыр. Әмма туган туфракның җегәре көчлерәк булып чыкты, – Агасике корабта, хан бөтен куштаннары белән аларны озата килгән.

      Олуг хан боерыгы белән корабка бер мичкә эчемлектәгәрәтеп керттеләр, сәфәр чыгучылар да, озатучылар да, китүчеләргә ак юл теләп, берәр чокыр эчемлек эчтеләр. Бу хәлгә грек Агасикенең күңеле тагы да нечкәрде бугай. Олуг хан үзе аның белән СКАЧАТЬ