Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
Аны әнә Тәңре көтригур кызы Аппак белән чәчен чәчкә бәйләде.
Кубрат үзе дә, каенатасы да бер-берсен бик тә яраттылар. Кызы Аппак бала тапкан саен, Тугры хан Фанәгүргә килде, килгән саен, йөз алып китерде һәм аны Кубрат ханга биреп калдырды. Алты балага алты йөз сугышчы килде көтригурлардан. Хәзер болгар белән көтригурны аеруы да кыен.
Аппак аңа бик теләп килмәде. Башта кыз Кубрат ханга аяк терәп каршы булган икән. Әмма соңыннан килешкән. Моны аңа каенатасы сөйләде. Бу хәл өченче угланы Аспарух тугач булды.
Кызын Кубрат хан сорагач, Тугры хан Аппакка: «Сине Болгар ханы Кубрат сорый, өнисеңме ханны, юкмы?» – дигән.
Кыз атага: «Юк, атам, өнәмим Болгар ханын», – дигән.
Шунда ата: «Өнәмәсәң өнәмәссең, син аңа барырсың,бармасаң, тышаулап озатырмын», – дип, үзенең әмеренбелдергән.
Кыз, бер сүз дәшми, яшенә тыгылып, үз ягына чыгып киткән. Бераздан кыз янына Тугры хан кергән һәм кәнизәкләрне куып чыгарган. Тугры хан кызы янына килгән дә: «Җыен!» – дигән. Бары бер шул сүзне әйткән. Атасының кырыс холкын белгән кыз килешеп ияк кагудан ары китә алмаган. Тугры хан кәнизәкләрне чакырып алган да кызны юлга җыярга кушкан.
Аппак Фанәгүргә килгәч, олуг ханның хатынын күрү өчен, барлык җәйләүләрдән тарханнар агылды, йөк-йөк бүләкләр китерделәр… Яши башлагач, Аппак Кубрат ханга ияләште. Шул елларда Кубрат хан грек осталарыннан диңгез буена Кызсарай салдырды. Кызсарай салынып беткәч, алар, Аппак белән икәү, кулга-кул тотынышып, манарага менделәр. Аппакның болай югарыдан диңгезне беркайчан да күргәне булмаган икән, башы әйләнеп китте, ирнең киң күкрәгенә капланды һәм җылап та җибәрде. Соңыннан Кызсарай бүлмәсендә йокларга калгач, Кубрат ханның җылы куенына сыена-сыена: «Кубрат, миннән дә бәхетле хатын юктыр бу дөньяда. Булса да, мин беренчедер», – диде.
Иртәнге якта Аппакны сихерләгән нәрсә чыгып килгән кояш булды. Көнне бергәләп каршы алдылар, Тәңредән игелекле көн теләделәр. Кубрат хан урынына барып ятты, үтәли күренмәле күлмәк кигән Аппак тәрәзәдән диңгезгә карап тора башлады. Аппакның мондый сихри манзараны беренче тапкыр күрүе иде, тәмам әсәрләнеп калды. Шунда Кубрат хан хатынны кулына күтәреп алды. Аппак аның муенына сарылды, сөеп чәчләреннән сыйпады, киң, куе кашларына кагылды. Кубрат тансык сөелүгә эреп китте, күзләрен йомды. Үлеп яраткан хатыныннан беренче тапкыр сөелүе иде аның. Ир-хан яшь түгел иде инде, маңгае җыерчыклар белән ермачланган, тирән утырган күз төпләрендә карасу-шәмәхә төс, тутсылрак СКАЧАТЬ