Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 49

СКАЧАТЬ мине сихерли», – дип уйларга өлгерде Аспарух илхан һәм таякка ияреп кузгалуын сизми дә калды. Илхан туктарга тырыша, әмма кул-аяклары гүя аныкы да түгел, гүя башка бер кеше аның аякларын хәрәкәтләндерә иде.

      – Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Чыкма минем сүземнән, илхан… Батбай илхан, син дә…

      Шулчак гөрелдәп каядыр еракта күк күкрәде.

      – Угланнар, – диде төптәңре, телен көчкә әйләндереп. – Угланнар, мин Тәңре белән сөйләштем… Иртәгә көн туганчы чиркәүне җимермәсәгез, Фанәгүрне җир убар…

      Ике туган илхан ни әйтергә белми телсез калдылар, әмма төптәңре кабат сүз катмады, борылды да китеп барды. Кисәк ул туктады, әйләнеп, янә илханнарга карады, кам таягын күккә күтәрә башлады. Моны күреп, ике илхан тиң җиргә тезләнделәр.

      – Яндыру өчен аланнардан килгән нефтә алыгыз.

      Төптәңре китеп баргач та, ике илхан, тезләнгән килеш, йорт уртасында калдылар. Ниһаять, Батбай илхан телгә килде:

      – Чиркәүне кояш чыкканчы җимерәбез, Аспарух. Иртәгә кояш чыгар алдыннан алыпларым белән чиркәү янында булырмын, – диде Батбай.

      – Моның өчен атам башыбыз кистерер, – диде, ниһаять, Аспарух.

      – Барысы да Тәңре кулында, Аспарух. Язмыштан узмыш юктыр.

      Аспарух илхан бер сүз дә әйтмәде, китеп барган абасы Батбайның аркасына бик озак карап торды. Хәтта Батбай абасы капкадан чыгып киткәч тә, ул, бик озак уйланып, бер урында таптанды.

      Чиркәү җимерүгә күп өмет баглады төптәңре. Чиркәү җимерелгәч, базилевс Кубрат ханга үпкә белдерер, китәр ике арада бәхәс: калкып чыгар элеккеге вак-төяк ил-кала бүлешүләр. Базилевс Фанәгүрдән грекларны чакыртып алыр, Йулыш каганга йөз тотар. Бу хәлләрне белеп алгач та, Кубрат ханга буйсыныр-буйсынмас торган хазар бәкләре кузгалыр. Шунда төптәңре Ирсан тәхеткә өлкән илхан Батбайны тәкъдим итәр. Йулыш каганның уң кулы Җаек бәктән яшь ханга кыз соратыр. Җаек та, каган да каршы килмәсләр, гореф-гадәте, теле-йоласы бер булган халык янә берләшер, янә дөньяны дер селкетеп торыр. Төптәңре Ирсанга да Биләмҗиргә юл ачылыр. Каганның төптәңресе Урагай картайган икән, рәтләп сөйләшә дә белми икән. Беррәттән төптәңре Ирсан яраткан угланы Илбарысны да үзе белән Биләмҗир каласына алып китәр.

      Әйе, бүген аңа баһадир Илбарыс кирәк иде. Илбарыс баһадир илдә булса, ул да чиркәүне җимерергә барыр иде. Бәлкем, ул кайтып та киләдер инде, юлдадыр…

      Төптәңре Ирсан ни сәбәпледер баһадир Илбарысны түземсезлек белән көтте. Илбарысның угры Чалбай ханны җиңү хәбәре килгәч, ни кылырга да белмәде. Илбарыс өчен ул барысын да эшләр: хан кызын аңа димләр. Тәхеттән төшерелгән Кубрат моңа риза булмас, дулар, тик инде, дулар-дулар да, барыбер кызын баһадирга бирергә мәҗбүр булыр. Әйе, Илбарыс Фанәгүргә тизрәк кайтсын иде. Чыны-ялганы белән шуны белә иде төптәңре: базилевсның угланы Юстиниан кәләшен алырга юлга җыена икән. Бу хәбәр чынлап та хак булып чыкса, Фанәгүргә кораб-кораб байлык җибәрер базилевс, сарай куштаннары моңа шатланыр. Күп тә үтмәс, хан кызы Чәчкә, баласын күтәреп, кияве Юстиниан, ягъни ире белән Фанәгүргә әйләнеп кайтыр. Кубрат хан кияүне уң СКАЧАТЬ