Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
Курыкканы Кубрат ханның өй-йорт ияләре түгел, көчәеп, ишәеп килгән Ашина ыруы иде. Йулыш каган, ашыга-ашыга, алай җыя. Нигә булыр? Билгеле инде, яу чабарга. Кай тарафка чабар Йулыш каган?.. Болгаргамы, угоргамы, маҗаргамы, антларгамы? Кай тарафка чапса да, әйләнер-тулганыр да Болгарга килер Йулыш каган. Шуңа күрә Кубрат ханга грек уты кирәк, бик кирәк. Йулыш каганга Харәзем шаһы ярдәм итә, ди. Харәземдагы алай санын берәүнең дә белгәне юк. Орына күрмәсен. Алостаз мәгълүматларына караганда, андагы халыкның иге-чиге юк икән.
Кояш кичке якка таба авыша барган саен, диңгез яклап дымлы һава агылды. Кубрат хан чапанына төренә төште, әмма тәнгә җылы килмәде. Алтмыш беренче язы юл алганга да шактый булды инде. Халык та күрә башлады олуг ханның картаюын, күрә, әмма бер сүз дә әйтми. Моны Кубрат үзе дә сизә, кавханнарына кадәр шикләнебрәк карый башладылар. Сарай тирәсендә, тәхеткә яшь хан килә, дигән сүз йөри. Төптәңре Ирсан эше, итәк астыннан ут йөртә… Төптәңре Ирсанның да үпкәләрлеге бар иде Кубрат ханга. Ике тапкыр яраткан кешесеннән мәхрүм итте диярлек. Ачуны эченә җыя килгән икән, менә хәзер Кубрат хан картая башлагач, чыгарырга кереште. Башкаласы итеп Фанәгүрдә төпләнгәч, Кубрат хан сарайга кешеләрне үзе сайлады. Юк, ул үз тирәсенә аксөякләрне генә җыймады, шул аксөякләр җиттеләр Ураган агасының башына. Кубрат хан сарай хезмәтенә кешеләрне үзе белән яуда йөргән, үзенә карусыз хезмәт иткән алыплар арасыннан сайлап алды. Һәм үкенми, уңды. Бары тик бер Ирсан гына Йулыш каган ягына авыша сыман…
Кояш баеды. Уйлану, үткәннәрне искә төшереп утыру тәмам арытты Кубрат ханны, ул әкрен генә күтәрелде дә түр бүлмәгә менә башлады. Әмма анда гына тукталып калмады, манарага күтәрелде. Аннан, югарыдан, бертын тирә-якка тамаша кылып басып торды. Болындагы ат өйрәтүчеләр учак алганнар, казан асканнар, учак тирәли сөйләшеп утыралар. Аларның үз дөньясы дөнья, әмма аларга күп тапкыр җиңелдер, ике кулларына бер эш. Кояш баюга, күрмәсләр дипме, балыкчылар Кызсарайга якынрак күчә башладылар. Шулвакыт берәүнең манарага менеп килүче аяк тавышларын ишетте олуг хан. Аяк тавышлары Аппакныкы иде. Кубрат ханның күңеленә тынычлану килде. Олуг СКАЧАТЬ